25 октябрь көнне Иске Кормаш – Кыркаентүбә юлы тантаналы ачылды. Республика программасы нигезендә ике ел дәвамында алып барылган төзелеш эшләре тәмамланып, асфальт юл эксплуатациягә тапшырылды. Юлны ачу тантанасы Иске Кормаш мәктәбе янындагы мәйданчыкта үтте.
Чарада район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров, “Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы директоры Марат Сәмигуллин, юл төзүчеләр, авыл халкы катнашты. Юл-төзү эшендә нәтиҗәле хезмәт куйган эшче-хезмәткәрләр район башлыгы Энгель Фәттаховның, “Татавтодор” җәмгыятенең генераль директоры Айрат Шәймиевнең мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
-Кыркаентүбә авылыннан балалар мәктәпкә йөреп укый, Кыркаентүбә авылында сөтчелек фермасы, фермерлар эшли. Юлда һәрвакыт хәрәкәт. Юлның төзелеп бетүен сөенеп көттек. Авыл халкының сорауларын искә алып, юл салуны программага кертергә ярдәм иткән район һәм республика җитәкчеләренә рәхмәт. Кыркаентүбәдән Шәбезбашка кадәр юлны төзекләндерәсе бар. Аны эшләү 2020 ел программасына кертелгән. Халык анысын да зарыгып көтә. Иске Кормаш авылы урамнары да начар хәлдә бүгенге көндә, төзекләндерүне сорый. Киләчәктә авыл юлларын да максатчан юл программаларына кертеп булса, бик әйбәт булыр иде, - дип, авыл халкының сөенече белән уртаклашты авыл башлыгы Илшат Кәшбразыев.
-Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре, сезнең ярдәм белән районыбыз юллары төзекләнә. Федераль һәм республика программалары нигезендә быел да юлларны карап торуда, төзекләндерүдә һәм юл салуда күләмле эшләр башкарылды. Үзара салым акчасына да җирлекләрдә юллар төзекләнү дәвам итә, авылларның социаль йөзе үзгәрә. Иске Кормаш җирлеге – тарихи-мәдәни җирлек. Тарихы белән дә, мәдәнияте белән дә, гореф-гадәтләрнең сакланышы белән дә танышырга, тәҗрибә уртаклашырга чит өлкәләрдән дә киләләр, район, республика чаралары да биредә үтә. Бу яктан да әлеге юлның төзекләнүе аеруча да көтеп алынган иде. Рәхмәт сезгә, - дип, район башлыгының бүләкләрен төзүчеләргә тапшырды Рәйхан Филүс кызы.
-Быел Актаныш районында күләмле эшләр башкарылды. 12 чакрым озынлыкта юллар эшләнде. Быел башлап, киләсе елда дәвам итәчәк эшләребез дә бар. Минзәлә филиалында быел рекордлы күләмдә - 120 мең тоннага якын асфальт чыгарылды. Актаныш, Мөслим, Минзәлә районнарын карап торабыз, быел өч районга 38 чакрым юл асфальтланды. Киләчәктә дә исән-сау эшләргә язсын, сыйфатлы юллар халыкка хезмәт итсен, хәвеф-хәтәрләр булмасын, - дип, филиал эшчәнлеге белән таныштырды “Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы директоры Марат Марсович һәм “Татавтодор” җәмгыяте генераль директорының мактау кәгазьләрен, рәхмәт хатларын тапшырды.
Юл ачу тантанасы бәйрәм төсмерен алды. Иске Кормаш халык театры артистлары театральләштерелгән тамаша белән авыл халкының хис-кичерешләрен җиткерде, мәктәп укучылары да үзләренең җыр-моңнары белән авыл өчен сөенечле дә, тарихи да булган чарада катнашты.
Юл ачу Актанышның брендына әйләнгән чәкчәк һәм Актаныш игенчесенең горурлыгы булган икмәктән авыз итеп башланды. Хәерле, имин юллар булсын!
Актаныш районында “Татавтодор”ның Минзәлә филиалы, “Актаныш юллары”, ИТК оешмасы эшчәнлек алып бара. Алар көче белән быел юлларны карап торуда, төзекләндерүдә һәм юл салуда 500 миллион сумнан артык эш башкарылды.