18-20 октябрь көннәрендә Минзәләдә өстәл теннисы буенча Татарстан беренчелеге узды, Актаныш командасы дүртенче урын яулады. Шәхси беренчелектә Ләйсән Лотфуллина икенче урын яулады. Тренерлары – Булат Солтанов.
Кискен көрәштә Саба районы командасы беренче урын алды. Мамадыш районы икенче урында, өченче урында - Кукмара районы, дүртенчедә – Актаныш.
Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, Мобилизация эшләре буенча Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Нәсим Әзһәм улы Заһертдинов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясе рәисенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
19 октябрь көнне Актанышта көзге чистарту өмәсе узды. Район оешма-предприятиеләре, эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар, яфраклар коела башлау белән, үз территорияләрендә җыештыру, коелган яфракларны җыю эшләрен башлаганнар иде. Чәчкәлекләрне чистарту, язга түтәлләрне әзерләп кую да башкарылды. Агач утырту өмәләре барды. 19 октябрь – районкүләм өмәдә дә һәркем актив катнашты, берәү дә читтә калмады. Җирлектәге һәр оешма-предприятие, һәр хуҗалык актив булды.
Районыбызда яшәүче мөселман кардәшләребез дә “Татарча диктант” акциясенә бик теләп кушылды.
Бу көнне Җәмигъ мәчетенең ишекләре һәркем өчен ачык иде.
Билгеләнгән сәгатькә мәчеткә иллегә якын мөслимә җыелды. Алада нәни кыз балаларның булуы да сөендерде.
Иман йортында татарча диктант текстын мөслимә Рулия ханым Шәрәфетдинова укыды.
19 октябрь көнне бөтен дөнья буйлап “Татарча диктант”дип исемләнгән белем бирү акциясе узды. Дүртенче ел оештырылып килүче әлеге әһәмиятле чарага актанышлылар да кушылды.
Район буенча барлыгы 31 мәйданчыкта теләгән һәркем ирекле рәвештә һәм бушлай татар телен ни дәрәҗәдә белүен тикшереп карый алды. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, татар әдәби телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Ләкин аның иң мөһим миссиясе – татарлыкны саклап калу.
Бу фикерне Актаныш районында да еш ишетергә туры килде. Чарада катнашучы һәркем акциядә катнашып, татар телен, милли гореф-гадәтләребезне саклап калуга үз өлешен кертте.
Хөрмәтле юл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Районда эшчәнлек алып баручы юл хуҗалыгы хезмәткәрләре алдында ел саен күләмле бурычлар куела. Автомобиль юллары челтәрләре үсә һәм модернизацияләнә, юл хәрәкәтенең иминлек дәрәҗәсе күтәрелә, республиканың, районның торак пунктларындагы юллар норматив хәлгә китерелә. Мәктәп автобуслары маршрутлары яңартыла, күперләр, терлекчелек комплексларына һәм гаилә фермаларына керү юллары төзелә, юллар төзелешендә иннновацияле технологияләр файдаланыла.
Актаныш районында “Татавтодор”ның Минзәлә филиалы, “Актаныш юллары”, ИТК оешмасы эшчәнлек алып бара. Алар көче белән быел юлларны карап торуда, төзекләндерүдә һәм юл салуда 500 миллион сумнан артык эш башкарылды.
2012 елдан эшләп килүче федераль максатчан программа кысаларында һәр елны бер авыл юлына асфальт салына. Быел әлеге программа ярдәме белән Иске Җияш авылына асфальт юл керде.
Барлык казанышларыбыз - тармак ветераннарының, хезмәткәрләренең, юл төзелеше оешмалары җитәкчеләренең югары һөнәрилеге нәтиҗәсе. Сезнең хезмәт һәркемнең күз алдында. Алдыгызга зур бурычлар куелган һәм аларны үтәү өчен бар көчегезне, белемегезне, тырышлыгыгызны бирәсез. Кышын-җәен, нинди генә табигать шартлары булуга карамастан, юлларның торышын кайгыртасыз, кешеләрнең иминлеге һәм сәламәтлеге сезнең хезмәткә бәйле. Җирлегебезнең юл челтәре үсешенә һәм халыкның тормыш шартларын яхшыртуга керткән хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Барчагызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә яңадан-яңа уңышлар телим.
18 октябрьгә район хуҗалыкларында 922 гектарда кукуруз бөртеккә суктырылган. Тулай җыем 51915 центнер. Иң югары уңыш “Нигез”(гектарыннан 101 центнер), “Актаныш” агрофирмасы, “Алга”(гектарыннан 80 центнер) хуҗалыкларында.
Рапс сугу 4651 гектарда башкарылды, тулай җыем 69931 центнер. Иң югары уңыш “Нигез”(гектарыннан 25,8 центнер), “Чишмә”(гектарыннан 18,6 центнер), “Әнәк” агрофирмасында(17,6 центнер).
Төп җир эшкәртү 47762 гектарда башкарылды( барлык мәйданның 86 проценты), шуның 17190 гектары тирәнәйтеп эшкәртелгән.
Актанышның үзәгендә урнашкан аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы мәктәптә еллар дәвамында сыналган традиция яшәп килә – биредә даими рәвештә төбәкара семинарлар оештырылып, алар педагогик коллективка үзара гына түгел, ә якын-тирә республика –районнарның тәҗрибәсен уртаклашып, алга таба эшчәнлекне тагын да нәтиҗәлерәк дәвам итәргә мөмкинлек бирә.
18 октябрь көнне гамәлләштерелгән төбәкара семинарның чираттагысы башлангыч сыйныф укытучылары өчен оештырылып, аның эшендә район педагоглары белән беррәттән Мөслим, Минзәлә, Сарман районы, Башкортстанның Чакмагыш, Илеш районнары мөгаллимнәре дә катнашты. Шул рәвешле төрле төбәкләрдән килгән 70 кә якын укытучы бүген үзләренең белем “багаж”ларын тулыландырды.
Төбәкара статус алган чарада катнашучыларны беренчеләрдән булып мәктәп директоры Илшат Вахитов сәламләде. Җитәкче башлангыч сыйныф укытучыларының хезмәтен мәгариф өлкәсендәге иң мөһим хезмәтләрнең берсе дип атады. Аның фикеренчә, балага башлангыч белем ничек салына, ул алга таба шушы эздән дәвам итә.
Бүгенге көндә Актанышның икенче санлы мәктәбендә 15 башлангыч сыйныф мөгаллиме балаларга белем һәм тәрбия бирә. Озынайтылган көн төркемендә бу эшчәнлекне 4 педагог дәвам итә. 2019-2020 уку елына гына да мәктәп 106 беренче сыйныф укучысы белән аяк баскан. Укучыларның гомуми саны 770не тәшкил итә. Болар хакында да Илшат Рәфит улы бәян итте.
Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов авылда укыткан укытучыларның дәрәҗәсен күтәрә торган проект тәкъдим итте. Бу хакта ул Татарстан укытучылары белән Дәүләт Советында үткән очрашуда сөйләде.
“Россия Президенты игълан иткәнчә, илдә “Авыл табибы” дигән тәҗрибә бар. Шул кысаларда “Авыл укытучысы” дигән федераль проект яңадан 2020 елдан гамәлгә куелып эшли башласа, авыл укытучыларының абруен үстерергә этәргеч булыр иде дип уйлыйм. Шулай булыр дип өметләник тә”, - дип белдерде ул.
Марат Әхмәтов карашынча, авылдагы процесслар укытучыга алдагы чорда әле тиз генә җиңеллек китермәячәк. Аның сәбәбен ул “яшьләрнең күбесе шәһәргә омтыла” дип аңлатты.
“Дөрес, алар белән авыл әлегә ярыша алмый. Шуңа карамастан, өметсезлеккә бирелә күрмәгез, әле авылның дәрәҗәле киләчәге алда. Мәгарифнең үсеше өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар. Бик күп проектлар турында да үзегез хәбәрдар. Киләчәктә дә иҗади эзләнеп, илгә игелекле хезмәт итеп, язмышыгызга тугрылыклы булып хезмәт итегез”, - дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов укытучыларга.
Марат Әхмәтов үзенә укытучы һөнәре якын булуын әйтте. “Чөнки әти-әнием - укытучылар. Шуңа күрә әлеге хезмәтнең никадәр авыр икәнен күреп, белеп үстем. Әни белән дүртәр-бишәр пачка дәфтәр кайта иде, аларның күбесен мин дә тикшердем. Без үскән вакытта авылда укытучының абруе зур иде. Ул чор укытучыларының рухи чынбарлыгын чагылдырган әсәр – Фәнис Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре”, - ди ул.
Россия Табигать министрлыгының 2019 ел, 27 августта чыккан боерыгы белән, урман фонды җирләрендә урнашкан янгынга каршы профилактика контролендә торучы яндыруларны оештыру һәм үткәрү буенча методик күрсәтмәләр билгеләнде.
Күрсәтмәләр хакимият органнары, җир кишәрлекләрен арендалаучылар һәм җирдән файдаланучылар, сервитутка ия булучылар тарафыннан үтәлергә тиеш.
Профилактик яндыруны махсус әзерлек узган затлар, белгечләр үткәрә. Профилактик яндырулар турында мәгълүматның һәркем өчен ачык булуы һәм ачыклыгы тәэмин ителә.
Шул исәптән, профилактик ут төртүләр үткәрү өчен участоклар сайлау тәртибе, әзерлек чараларын уздыру тәртибе һәм профилактик янгыннарның нәтиҗәлелеген бәяләү каралган.