Актаныш районы теннисчылары республика беренчелегендә чыгыш ясады

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

18-20 октябрь көннәрендә Минзәләдә өстәл теннисы буенча Татарстан беренчелеге узды, Актаныш командасы дүртенче урын яулады. Шәхси беренчелектә Ләйсән Лотфуллина икенче урын яулады. Тренерлары – Булат Солтанов.

Кискен көрәштә Саба районы командасы беренче урын алды. Мамадыш районы икенче урында, өченче урында - Кукмара районы, дүртенчедә – Актаныш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International