Актанышның 2 нче мәктәбе волонтерлары “Киләчәккә кара” проекты белән грант отты

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

20 октябрь көнне  Актанышның 2 нче  мәктәбе волонтерлары Бөгелмә районында узган "БлагоДарение" социаль инициативаларга һәм яшь буынга ярдәм хәйрия фонды волонтерларының IV слетында катнаштылар. "Киләчәккә кара" дигән  проектларын яклап, алар проектны тормышка ашыру өчен 10000 сум күләмендә грант оттылар.

Слетта волонтерлар үзләренең социаль проектларын якладылар, башка районнардан килгән фикердәшләре белән таныштылар, мастер-классларда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International