«Гаилә архивын тапшыр» бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан халкын «Гаилә архивын тапшыр» бәйгесендә катнашырга чакыра. Моның өчен жюрига бай эчтәлекле фотографияләр һәм видеодокументлар коллекциясен тәкъдим итәргә кирәк.

Бәйгенең беренче этабы 4 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр узачак. Бу вакытта катнашуга гаризалар муниципаль архивлар тарафыннан кабул ителәчәк. Республика этабы киләсе елның 1 маеннан 31 маена кадәр узачак.

Бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләр биреләчәк. Беренче урын өчен аның суммасы — 50 мең сум, икенче урын өчен — 30 мең, өченче урын өчен 20 мең сум тәшкил итәчәк.

Документларның төп нөсхәләрен Татарстан Архив фонды составына кертәчәкләр һәм «Татарстан Дәүләт архивы»на саклануга тапшырачаклар. Шул ук вакытта рәсемнәргә һәм видеодокументларга авторлык хокуклары бәйгедә җиңүчеләрдә калачак.

Бәйге турында нигезләмә белән республиканың Дәүләт архивы сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International