31 гыйнвар көнне “Туган як” музеенда Бөек Ватан сугышы ветераны, комсомол һәм партия органнарында, хуҗалык эшендә тынгысыз хезмәт куеп районның социаль тармагын, төзелеш юнәлешен үстерүгә зур өлеш керткән тынгысыз җитәкче, танылган җәмәгать эшлеклесе - Тимер Фәрдетдин улы Фәрдиевкә багышланган кичә үткәрелә.
19 гыйнвар көнне Актанышта ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаңгы эстафетасы “Бүләк” чаңгы базасында узды.
Спорт ярышын тантаналы ачып, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов
оешма-предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре һәм авыл җирлекләре командаларына уңышлар теләде. Туган көнен билгеләп үтүче спорт ветераны Илфат Иманаевка истәлек бүләге тапшырды.
Кунаклар Актаныш кадет мәктәбе белән танышуны кадетларның күрсәтмә чыгышларын караудан башлады. Кадетлар төркеме строй әзерлеге элементлары белән йөрделәр. Корал белән хәрәкәт итү, карабин һәм автомат белән эшләү алымнарын күрсәттеләр. Яшь барабанчылар чыгышы да мактауга лаек. Шулай ук кунаклар робототехника һәм пневматик винтовкадан ату түгәрәк эшчәнлеге белән таныштылар..png)
2019 ел нәтиҗәләреннән билгеле булганча, Татарстан Росреестры тарафыннан 822 813 кешенең күчемсез милек объектларының хокукларын, чикләүләрен, хокуклары теркәлгән. Шуларның 274 117 се торак урыннарына, 187 118 е-җир кишәрлекләренә, 1314 е - машина урыннарына туры килә.
Начар метеорологик күренешләр:
2020 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- юлларда бозлавык көчле (Казанда да)), бозлавык,
- төнлә һәм иртән томан.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:
Аязучан болытлы һава.
Юеш кар, яңгыр һәм суык рәвешендәге явым-төшемнәр, көндез урыны белән.
Аерым районнарда бозлавык, төнлә һәм иртән томан.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -2..+1.
Көндез максималь һава температурасы -1..+2.
Юлларда урыны белән көчле бозлавык
Биредә оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Чара барышында узган атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.
.jpg)
2020 елда Актаныш районы халкыннан 10 294 700 сум күләмендә үзара салым акчасы тупланыр дип фаразлана.
.jpg)
Шимбә киңәшмәсендә 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрипҗанов, көннәрнең аномаль җылы торуы түбәләрдәге бозлы карның ишелеп төшү куркынычын арттыруы хакында кисәтеп, күп катлы йортлар, учреждение, биналар, сәүдә үзәкләре, мәктәп һәм балалар бакчалары өчен җаваплы җитәкчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең бу мәсьәләгә җитди карауларын таләп итеп куйды.
.jpg)
2019 елдагы эшчәнлек буенча Иске Сәфәр, Усы, Мәсәде, Иске Айман, Иске Байсар җирлек башлыклары лидер дип танылды. Алар район башлыгы Энгель Фәттахов имзалаган рәхмәт хатлары белән хөрмәтләнде.
.jpg)
Мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Рамис Нуруллин район укучыларының Яңа елны зур уңышлар белән башлап җибәрүе турында хәбәр итте.
Бу хакта тулырак https://youtu.be/5MR91PcmZWU сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.