Бүген хакимият бинасында Актаныш районы башлыгы Энгель Фаттахов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды. Биредә оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Чара барышында узган атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде. Киңәшмә кысаларында җитәкчелек корпусына, ТАССР оешуга – 100, Бөек Җиңүгә – 75, Актаныш төзелүгә – 310, район төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан, Актанышта үтәчәк мәдәни чаралар планы тәкъдим ителде.
Район башлыгы Энгель Нәвап улы районда һәр өлкә буенча алда торган бурычларга тукталды, бүлек җитәкчеләренә үзенең күрсәтмәләрен бирде, фикер-тәкъдимнәрен белдерде.