Актаныш районы хакимияте бинасында оештырылган чираттагы шимбә киңәшмәсендә 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрипҗанов чыгыш ясады. Илназ Илдус улы көннәрнең аномаль җылы торуы түбәләрдәге бозлы карның ишелеп төшү куркынычын арттыруы хакында кисәтеп, күп катлы йортлар, учреждение, биналар, сәүдә үзәкләре, мәктәп һәм балалар бакчалары өчен җаваплы җитәкчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең бу мәсьәләгә җитди карауларын таләп итеп куйды.
- Кар басып түбәләрне җимерергә, кар яки боз өемнәре төшеп, башка төр бәла-каза килеп чыгарга бик мөмкин. Әлеге бәхетсезлек очракларын булдырмый калу максатыннан, бүгеннән үк түбәләрдән карларны төшерергә, халык күп йөри торган урыннарда һәм объектларның керү-чыгу юлларына кисәтүче ленталар сузарга кирәк, - диде ул.
ТР Дәүләт торак инспекциясе нормативлары буенча торак йортлардагы түбәдә кар катламы 30 сантиметрдан артмаска, боз сөңгеләре асылынып тормаска тиеш. Әмма бу норма бар җирдә дә тиешенчә үтәлми. Ел саен диярлек ашыгыч хезмәт күрсәтүчеләр, түбәләрдән кар, боз ишелеп төшеп, кешеләрнең имгәнү һәм хәтта үлем очракларын теркәп тора.
Актанышта андый фаҗигаләрнең булганы булмаса да, кар ишелеп төшү очраклары һәр ел теркәлә. Бәхетсезлек очраклары булмасын өчен түбәләрне кардан вакытында чистарту кирәк.112 бердәм телефон номерына шалтыратып, кеше тормышына куркыныч янаган һәртөрле мәгълүматны хәбәр итәргә дә мөмкин, моны истән чыгармагыз!
МЧС исә шушы куркыныч чорда халыкка да үз тәкъдимнәрен җиткерә: бина тирәләреннән үткәндә аеруча сак булырга һәм йорт стеналарына якын килмәскә, куркыныч янаган урыннарга машина куймаска.
Куркыныч тротуарларны алар өстендәге боз калынлыгыннан белеп була. Калын боз катламы түбәдә боз сөңгеләре булуы мөмкинлеге турында хәбәр итә. Бу очракта хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нормалар буенча, боз төшү нәтиҗәсендә имгәнүләр алган өчен оешма җитәкчеләре җаваплы.Түбә чистарту эшләре куркынычсызлык кагыйдәләре буенча алып барылырга, тротуарларда билгеләр һәм урап үтү юлы булырга тиеш.
103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрипҗанов җирлек башлыкларына да корылма түбәләрен кар-боздан арындыруны таләп итеп куйды. Беренче чиратта халык күпләп йөри торган социаль объектлар игътибар үзәгенә алынырга тиешлеккә басым ясады җитәкче.