Республиканың мәгариф журналлары баш мөхәррирләре кадет-интернат мәктәбендә булдылар

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

16 гыйнвар көнне Актаныш кадет мәктәп-интернатына "Мәгариф" журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева, "Гаилә һәм мәктәп" журналы баш мөхәррире Ландыш Насихова килде.

Кунаклар Актаныш кадет мәктәбе белән танышуны кадетларның күрсәтмә чыгышларын караудан башлады. Кадетлар төркеме строй әзерлеге элементлары белән йөрделәр. Корал белән хәрәкәт итү, карабин һәм автомат белән эшләү алымнарын күрсәттеләр.

Яшь барабанчылар чыгышы да мактауга лаек.

Шулай ук кунаклар робототехника һәм пневматик винтовкадан ату түгәрәк эшчәнлеге белән таныштылар. 


Хәзерге вакытта мәктәптә 141 кадет белем ала, 128е тәүлек буена яшәп укый. Нигездә, алар-Актаныш районы, Татарстан һәм Башкортстан районнары һәм шәһәрләреннән.  Кунаклар мәктәп эшчәнлеген югары дәрәҗәдә дип бәяләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International