“Ромашка” балалар бакчасы пандемиягә бәйле карантин вакытында мәктәпкәчә яшьтәгеләрне кабул итә торган үзәк ролен үти. “Каенкай”, “Әтәчкәй”, “Умырзая” һәм “Ромашка” бакчасыннан өч төркемгә 25 бала даими йөри.
- Иртән балаларны тышкы ишектән үк кабул итәбез, ата-аналар бакча эченә кермиләр. Бакчаның шәфкать туташы һәр баланың температурасын үлчи. Балаларны шунда ук кулларын, битләрен юдыртабыз. Тәрбиячеләр программа нигезендә шөгыль-дәресләрне алып бара,- ди бакча мөдире Ләйсән Мәрдәнова.
.jpg)
Беренче санлы Актаныш мәктәбендә аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче 36 укучы быелгы уку елында ашау өчен түләүдән азат ителгән иде. Бүген аларның һәрберсенә апрель һәм май айлары өчен 377 сум 30 тиенлек азык- төлек кабы тапшырыла.
.png)
Айлык түләү күләме күрсәтелгән түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән елның икенче кварталы өчен билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50% ын тәшкил итәчәк. 2020 елда - 4 686,50 сум.
.jpg)
Закон актларыннан аңлашылганча, сатып алынган дару препаратларын бары тик кимчелекләре булган очракта гына даруханәгә кире кайтарырга яки алмаштырырга мөмкин. Икенче төрле итеп әйткәндә, башка куллану товарлары кебек дару препаратларын туры килмәгәнгә, кире уйлаганга гына кире кайтару, алмаштыру мөмкин түгел.
16 апрель көнне Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, урта һәм кече бизнес вәкилләре һәм үзмәшгульләр республиканың экспертлары белән видеокүпер аша аралашып, районда килеп туган вәзгыять буенча фикер алыштылар. ВКСта район башлыгының урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, банк вәкилләре дә катнашты.
.jpg)
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе читтән торып керү режимында гражданнарын кабул итү турында мәгълүмат бирә.
Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янаган чорда Татарстан Республикасы Дәүләт инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы начальнигы этил спиртының, алкологоль продукциясенең сыйфатына һәм җитештерүгә контрольне тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча читтән тору режимында элемтә чараларын кулланып (телефон. видеоконференц-элемтә
– Zoom (https://zoom.us).аша гражданнарны кабул итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе һәм Чаллы территориаль органы начальнигы гражданнарны коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янаган чорда, элемтә чараларын кулланып (телефон аша, видеоконференцэлемтә – Zoom платформасы аша) читтән торып кабул итәчәк .https://zoom.us.
Күзләрне иркәләп, муллык вәгъдә итүче басуларны “Чәчер” хуҗалыгында күрдек без. Сокланудан әйтелгән мактау сүзләрен җитәкче Радик Солтанов тизрәк төзәтергә ашыга: ”Сөбханалла, дип әйтегез”,- ди ул уҗым басуларына күз тиюдән куркып. Радик абыйның борчылуы урынсыз түгел. Игенче өчен яшь бодай үсентеләре яңа туган сабый кебек. Әле аларның башак булып өлгергәнче, табигать галәмәтләрен исән-сау кичәсе бар.
.png)
Шул рәвешле райондашларыбыз ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итә. Аларның бурычы: азык-төлек һәм дарулар сатып алып кайтып бирү, коммуналь хезмәтләр өчен түләү.
.jpg)
14 апрельдән район эчендә маршрут автобусларының хезмәт күрсәтә башлавын хәбәр иткән идек. Халык автобуслар йөри башлавын белеп бетермәгәнме, соңгы ике көндә пассажирлар саны әллә ни күп булмаган. Автотранспорт предприятиесе җитәкчелеге хәзер район үзәгеннән авылларга җиңел машиналар йөртүне гадәткә кертә. Бүген шул рәвешле Актаныш- Пучы маршруты буенча “Lada-Largus” автомобиле юлга кузгалды.