Беренче санлы Актаныш мәктәбендә аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче 36 укучы быелгы уку елында ашау өчен түләүдән азат ителгән иде. Бүген аларның һәрберсенә апрель һәм май айлары өчен 377 сум 30 тиенлек азык- төлек кабы тапшырыла. Район буенча азкеремле гаиләдәге мәктәп укучылары 146.
Бер кап чәй, макарон, карабодай, үсемлек мае, шикәр комы, печенье һәм вафля салынган күчтәнәч кабын әниләр сөенеп кабул итте. Аз булса да күпбалалы, азк керемле гаиләләргә ярдәм булып тора бит.
- Өч баламның икесе беренче санлы Актаныш мәктәбендә укый. Балаларым яхшы укыйлар, кызым республика олимпиадаларында катнаша. Онлайн дәресләрдә укытучылар яхшы итеп аңлата, бик зур рәхмәт аларга!- диде Әҗәкүлдән килгән Рушания Вахитова.
Өч бала анасы Лилия Гыйбадуллина да укытучыларга рәхмәт әйтте.
- Балаларым Ислам, Зәлия һәм Зилия мәктәптәге укуны сагыналар, укытучылар мәктәптә яхшы итеп аңлаталар иде, өйдә уку авыррак инде, - ди.