16 апрель көнне Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, урта һәм кече бизнес вәкилләре һәм үзмәшгульләр республиканың экспертлары белән видеокүпер аша аралашып, районда килеп туган вәзгыять буенча фикер алыштылар. ВКСта район башлыгының урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, банк вәкилләре дә катнашты.
Онлайн-очрашуның модераторы - Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы рәисенең махсус вәкиле Марат Әхмәтов. Экранның аргы ягыннан Актаныш җитәкчелегенең һәм эшмәкәрләренең борчулы сорауларын төп спикерлар -Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, "АК БАРС" БАНК ГАҖ кече бизнес дирекциясе директоры Илнур Мотыков, "үзмәшгульләргә ярдәм Үзәге" АКБО директоры Лиана Пахарева тыңлап, әлеге өлкә вәкилләренә килеп туган ситуациядә закон таләпләрен аңлаттылар, дәүләт тарафыннан бизнеска каралган ташламалар хакында бәян иттеләр. Диалог барышында хакимият органнары һәм райондашларыбыз ил өчен җиңел булмаган чорны исән-сау үткәрү юлларын эзләделәр.
Видеоаралашуны район башлыгы Энгель Нәвап улы ачты.
- Килеп туган вәзгыять бигрәк тә кече һәм урта эшмәкәрлеккә, үзмәшгульләргә “сукты”. Без алар белән очрашып торабыз. Сораулар бик күп, арада район җитәкчелеге генә хәл итә алмый торганнары да бар. Сезнең белән очрашу да шушы сорауларга төгәл җаваплар табу өчен оештырылды, - диде ул, экспертларга мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Алексеевна тагын бер тармак зыян күрүчеләр исемлегенә кертеләчәген билгеләп үтте.
- Азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә итү өлкәсе- бүген иң катлаулы тармак, аның буенча сораулар бик күп. Ул зыян күрүче булып танылачак, чөнки кешеләр эшчәнлек алып бармый, персонал һәм кешеләрне хезмәт хакы белән тәэмин итү мәсьәләләре кискен тора, - диде ул.
Клара Таҗетдинова шулай ук зыян күргән тармаклар санына кертелгән предприятиеләргә хезмәт хакын түләү өчен түләүсез ярдәм алу өчен гаризалар 1 майдан кабул ителә башлаячагына да игътибар юнәлтте. Бу эш салым инспекциясе аша башкарылыр дип фаразлана.
Салым буенча эксперт, "Палладиум" аудитор фирмасының идарәче партнеры Альбина Гобәйдуллина салымнар түләү, барлык эшкуарлар һәм зыян күргән тармаклар өчен хисап вакыты турында мәгълүмат бирде:
- Иминият взнослары барлык тармаклар өчен дә киметелгән, әмма түбәнәйтелгән иминият взносларын бары тик 1 апрельдән исәпләнә торган хезмәт хакыннан гына кулланырга мөмкин. Тагын бер ярдәм чарасы - 31 майга кадәр күчмә салым тикшерүләре туктатылды һәм счетларны кулга ала алмыйлар. Хисап тапшыру вакыты күчерелде. Ул зыян күргән тармаклар өчен - 6 айга кадәр, калганнарына 3 айга кадәр, - дип билгеләп үтте спикер.
Билгеле, бер онлайн- очрашу гына Актаныш эшмәкәрләренең хәлен җиңеләйтмәячәк, әмма спикерлар белән аралашу халыкка яңалыкларны төгәл һәм вакытында ирештерү мөмкинлеге бирә. Киләсе атнада да мондый төр очрашу планлаштырылды.