ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2020 ел
җомга

Иң мөкатдәс Рамазан аеның бу елда соңгы көннәре якынлаша. Актанышның “Җәмигъ" мәчете ифтар ризыклары белән ураза тотучы райондашларыбызны сыйлый. Рамазан аенда авыз ачтыру бик саваплы күркәм гамәл. Мондый чараларны оештыру мөселманнарны берләштерә һәм араларын ныгыта. Ифтар мәҗлесләре узган елларда күмәк төс алса, быел инде җыелып уздыру, коронавирус авыруы килеп чыгу сәбәпле, тукталып торды. Ләкин ифтар ашлары өзелмәде, аларны мәчеттә әзерләп, ураза тотучыларның өйләренә кадәр илтеп бирү игелекле гамәлгә әйләнде.
18 майдан башлап, һәр көнне “Җәмигъ” мәчетендә 100 кешегә исәпләнгән ифтар ашы әзерләнә. 

Ураза бәйрәме- ул җиңү көне. Аллаһның кушканнарын үтәп, нәфесне тотып, игелек кылудан тәм табып,калебләребезне чистарттык, иманыбызны камилләштердек, дип шөкер кылу һәм үз-үзеңне җиңү көне! Түземсезлек белән көтеп алынган мөбарәк Рамазан ае һәм аның тәмамлануын билгеләгән гает бәйрәме ихласыбызны ныгыткандыр, безнең арадагы дуслыкны көчәйткәндер, бер-беребезгә булган хөрмәтне арттыргандыр, Аллаһыга якынайткандыр, йөрәкләребезне хәерле ниятләр белән тутыргандыр дигән өметтә калыйк.


21
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтү

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»:

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 22 маенда төнлә урыны белән туфракта һәм һавада -1 градуска кадәр салкыннар көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Туңдыруларга бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы культураларының зыян килү һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне яклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне туңдырмалардан саклау өчен аларны полимер пленка, тукылмаган материал (спанбонд), салам белән тәэмин итәргә кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең «ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96

Бүген һәм иртәгә, 21, 22 май көннәрендә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан Республикасы җирле үзидарә вәкиллекле органнарына кандидатларны электрон сайлап алу буенча алдан тавыш бирү уза.

Соңгы елларда район җирлекләрендә мондый төр “көтүчесез көтүлекләр”  артуда. Чалманаратта бу ысулдан шактый уңышлы  файдаланалар. Фермерлар да акрынлап шуңа күчеп бара икән.

Чәршәмбе брифингы кысаларында Актанышның баш ветеринары Илнар Кадыров районда лейкоз авыруының әле шактый кискен торуын билгеләп үтте. Аңа каршы төрле чаралар кулланылса да, районның кайбер җирлекләрендә лейкоз, киресенчә, арта бара.  

"РОССИЯ"-"ТАТАРСТАН" КАНАЛЫНДА АКТАНЫШ ЯҢАЛЫКЛАРЫ: Өммеһани Баяновага 90 яшь.


20
май, 2020 ел
чәршәмбе

Бүгенге брифинг халыкны борчыган иң актуаль мәсьәләләргә багышланды. Актаныш район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова районда лейкоз һәм котыру авыруының әледән -әле баш калкытуын, аларны булдырмауда авыл җирлекләрендә нинди чаралар күрелүе турында кыскача белешмә бирде. Актаныш район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илнар Кадыйров лейкоз авыруын таратмау юлларын аңлатты. 

РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2020 елга планлаштырылган ремонт эшләре графигы нигезендә, филиал объектларында планлы ремонт-профилактика эшләре башкарылачак. Аналог һәм цифрлы телерадиотапшырулар программаларын тапшыру туктатып торыла.

 

1. Пучы, Актаныш р-19 май, 9.00-15.00 сәгатьтә.

2. Киров, Актаныш р-21 май, 9.00-15.00 сәгатьтә.

3. Аккүз, Актаныш р-22 май, 9.00-15.00 сәгать.

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы йөкләмәсе буенча Татарстан районнарында сенаж базлары  һәм терлек азыгы җыю техникалары әзерлеген  тикшереп, кабул итү бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International