Дача сезонында вакытлыча яшәү өчен төзелгән йортны халык үзенә уңайландырып төзи. Кыш яшәү өчен дә мөмкинлекләр, уңайлыклар тудыра. Милекчеләр өчен әлегә кадәр йортның билгеләнешен билгеләү мөмкин түгел иде. Бакчачылык һәм яшелчәчелек турындагы закон нигезендә, мөндый мөмкинлек туды, дип хәбәр итә Татарстан Росреестры.
Тулы вариант рус версиясендә.
2020-2021нче уку елы башланыр алдыннан традицион мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе «Цифрлы икътисад өлкәсендә кадрлар әзерләүдә мәгариф системасы алдына куелган бурычлар» темасы астында узды. Август киңәшмәсенә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов рәислек итте.
Мәктәпләрнең тышкы ягы каралды, хәзер эчтәлеген булдыру төп максат!
Олуг юбилее уңаеннан котларга Мәгъмүрә Әмирҗан кызын район, авыл җирлеге җитәкчелеге белән берлектә, элеккеге хезмәттәшләре, кардәш-туганнары гаиләләре белән килделәр. Изге теләкләрен, рәхмәт сүзләренә төреп, чәчәк гөлләмәләре бүләк иттеләр. Бүләкләрнең иң олысы илебез президенты Владимир Путинның котлау хаты белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрикнамәсе һәм Актаныш сурәтләре белән бизәлгән күчтәнәч кабы булгандыр. Әлеге бүләкләрне юбилярга район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова тапшырды.
2020 нче елның 19 нчы августыннан 2 нче сентябренә кадәр вакыт аралыгында балалар өчен товарлар, мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы хакында сораулар буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан “Кайнар элемтә” оештырыла. Барлык кызыксындырган сораулар буенча (88552) 32-06-07, 32-05-39, (88552) 46-41-52 номерларына шалтыратырга мөмкин.
Агымдагы елның июлендә республика территориясендә эшчәнлек алып баручы кадастр инженерларының чираттагы рейтингы әзерләнде. Татарстан Росреестры аның белән кадастр эшләрен башкаруга килешү төзү алдыннан танышырга киңәш итә.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
2020 елның 19 августында төнлә һәм көндез урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле төньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метр тизлектә җил көтелә.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Бүген ул Актаныш районында умартачылык белән шөгыльләнүгә багышланып, чарада сүз 2020 ел уңышы, балның сыйфаты, көнүзәк мәсьәләләр, умартачылар эшчәнлеге хакында барды.
.jpg)
Актаныш районында төп һәм гомуми белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына кабул итү тәмамланды. Бүген, 17 августта, район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге махсус комиссия 17 уку йортын тикшерде. Дәресләрне 1 сентябрьдә, кирәкле таләпләрне төгәл үтәгәндә, көндезге форматта башлау планлаштырыла.
.jpg)
ФБДУ «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»