Агымдагы елның июлендә республика территориясендә эшчәнлек алып баручы кадастр инженерларының чираттагы рейтингы әзерләнде. Татарстан Росреестры аның белән кадастр эшләрен башкаруга килешү төзү алдыннан танышырга киңәш итә.
Кадастр инженерларының нәтиҗәлелеген бәяләү күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә куйганда кабул ителгән уңай һәм тискәре карарлардан чыгып төзелә. Шуңа күрә гражданнар читтән торып белгечнең һөнәри эшчәнлеге нәтиҗәләре турында күзаллауны төзергә һәм үз куркынычларын киметергә мөмкин. Рейтинг Татарстан Росреестрының рәсми сайтында урнаштырылган rosreestr.tatarstan.ru , «Кадастр инженерын сайла» күрсәтмә бит.