Актаныш районында төп һәм гомуми белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына кабул итү тәмамланды. Бүген, 17 августта, район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге махсус комиссия 17 уку йортын тикшерде. Дәресләрне 1 сентябрьдә, кирәкле таләпләрне төгәл үтәгәндә, көндезге форматта башлау планлаштырыла.