СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Актаныш умартачыларын ниләр борчый?

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Бүген ул Актаныш районында умартачылык белән шөгыльләнүгә багышланып, чарада сүз  2020 ел уңышы, балның сыйфаты, көнүзәк мәсьәләләр, умартачылар эшчәнлеге хакында барды.

Брифингта районда умартачылык буенча дәүләт инспекторы Рил Әхмәтҗанов, Актаныш авылыннан Илдар Имамов, Кәзкәй авылыннан Илфак Нәҗмиев катнашты.

Бүгенге көндә Актаныш районында 170 һәвәскәр умартачы исәпләнә. Аларның 71е  бал кортларына паспорт алган. Якын киләчәктә барлык умарталыкларга паспортлар бирергә планлаштырыла. Бердәм үрнәктәге паспортта умарталык хуҗасы, аның урнашу урыны, умарта күчләренең саны, шулай ук нинди эшкәртү һәм дәвалау чаралары үткәрелүе турында мәгълүмат булачак. Махсус паспортлар республикада булган барлык умарталыкларны күрү һәм умартачыларга кырларны инсектицидлар белән эшкәртү турында оператив мәгълүмат бирү өчен дә кирәк. Моннан тыш, паспортсыз умарталарның балын ярминкәләрдә, базарларда сату мөмкин булмаячак.

Сүз уңаеннан, бүген Актаныш умартачылары район үзәгендә бал ярминкәсе үткәрергә хыяллана. “Яңа, чиста балга халыкта ихтыяҗ һәрвакыт бар. Бал ярминкәсе умартачыларга үз продукцияләрен реализацияләү юнәлешендәдә  зур ярдәм булыр иде”, - ди алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International