ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

Илгизә - "Лачын" боз спорт мәктәбе кызлар хоккей командасы капитаны, һөҗүмче. Актанышның 2 нче мәктәбенең 11 нче сыйныфында укый. Һөнәри белем алып, спортчы булырга хыяллана. Бүген аңа Ренат абыйсы зур бүләк ясады, хыялын чынга ашырды - тимераяк бүләк итте.

28 сентябрьдә туган көнен каршы алучы кызга икеләтә сөенеч булды бүген!

Нияз Гафуров механизатор булып, 2007 елда “Актаныш” агрофирмасы оешкан көннән башлап эшли. Бирегә эшкә кергәненә беркайчан да үкенгәне юк. Югыйсә, каян килеп гап-гади авыл егете “Ягуар” кадәр “Ягуар”ны иярләр иде? 2015 елда агрофирмага немецларның иң данлыклы машина компаниясе чыгарган “Ягуар”-850 комбайнын сатып алалар һәм өр-яңа көенә Нияз кулына тапшыралар. Җәен-көзен сенаж салуны шушы комбайн белән ватылмый-чыгымчыламый башкарып чыга Нияз Гафуров. Бүген ышанычлы механизатор тагы да куәтлерәк “Ягуар”га утырды. 950 модель комбайнда Нияз Гафуров без- журналистларны да йөртте, кабина эче иркен, якты, шау-шу да юк, кыр корабы дисәң дә була моны, биектән карагач, басуның иге дә, чиге дә күренә.

Алтмышынчы елларда кукурузаны игү мәҗбүри итеп кертелгәч, ничекләр генә чиләнмәгәннәр безнең якларда. Махсус сызым буенча чәчү, арасындагы чүбен утау бер хәл, өлгереп җитә алмагач, яшел көенә силоска салганнар. Бүген кукуруз үстерә белмәгән хуҗалыклар санга сирәк калып бара. Әмма арада бик шәп үстерүчеләр бар. “Актаныш” агрофирмасының кукурузлары үзләре сары, үзләре гәүдәле- “Терлек өчен иң яхшы азык ул,”-дип мактый кукурузларын агрофирманың җитәкчесе Рамил Фидус улы Вәлиев:

- Кукуруза үстерә башлауны авыл хуҗалыгына Хрущев алып килә, аның идеясе бик яхшы булган дип уйлыйм. Кукуруза җәй буена кояш энергиясен җыеп үсә, шушы энергия азык булып, терлекләргә ашатыла. Хуҗалыкның акча кеременең яртысын кукуруза аша алабыз.

Сентябрь чыгарылышы программасының темасы- Татарстан Республикасы территориясендә Якташлар җәмгыятьләренең эшчәнлеге. Алар киләчәкне ничек күзаллый? Кече Ватан белән элемтәләрне ныгыту буенча нинди эшчәнлек алып барыла һәм муниципаль хакимият белән хезмәттәшлектә якташлыкларның роле нидән гыйбарәт? “Россия-Татарстан” телеканалының телестудиясендә программаның алып баручылары белән кунаклар бу һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты. Программада "ТР Муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе рәисе Әкъзәм Гобәйдуллин, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, Әлки якташлар җәмгыяте рәисе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева чыгыш ясады.

«Россия-24» телеканалында «Җирле советлар вакыты» программасы чыгарылышын шимбә көнне 26 сентябрьдә 21:10 сәгатьтә карагыз!

Кояш эфирда: якындагы айда кояш нурланышы аркасында телеэкраннарда киртәләр булырга мөмкин.


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

“Актаныш” агрофирмасында кукуруз игү, силоска салу, кукурузны бөртеккә алу буенча район сесминары узды – фоторепортаж.

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:

Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

00 сәгатьтән 09 сәгатькә кадәр. 2020 елның 25 сентябрендә

2020 елның 25 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә түбәндәге урыннар белән көтелә:

- туңдырулар -2˚гәкадәр;

- томан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр  тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Кырау вакытында:

Туфрак өслегендә туңдырмалар булу сәбәпле, авыл хуҗалыгы культураларының - чәчәкләрнең һәм җимешле культулалар һәм җылылык яратучы үсемлекләрнең зарарлану һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне кыраулардан саклау өчен аларны полимер пленка, тукылмаган материал (спанбонд), салам белән капларга кирәк.

Яшь үсемлекләрне кыраулардан коткару ысулы буларак, бакчачылар еш куллана торган тәҗрибә. Материал аз җылылык үткәрүчәнлеккә ия булырга тиеш (тупас гофрирланган кәгазь, куык тасма, салам).

Фаразлана торган метеошартлар белән бәйле рәвештә, җылыту мичләрен һәм газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү белән бәйле техноген янгыннар барлыкка килү ихтималы бар.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат коллективы Татарстан Республикасы һәм Актаныш районы өчен истәлекле елда  патриотик тәрбия бирүгә аеруча игътибар юнәлтә. Гимназиянең барлык укучылары да Әнәк авылында ачылган “Бабайда кунакта паркында сәяхәттә булып кайттылар, Беренче Президентыбыз, якташыбыз Минтимер Шәймиевкә куелган бюст, Шәрип Шәймиевнең музей йорты белән таныштылар. Бүген 5б сыйныфы укучылары район архивына экскурсиягә килде. Архив җитәкчесе Айгөл Галимҗанова ТАССРның 100, Актанышның 310, район төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан тарихи мәгълүматлар белән таныштырды.

Бүген Актаныш муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш  беренче утырышы кысаларында  муниципаль район башлыгы урынбасары да сайланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International