Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов “Россия-Татарстан” телеканалының “Җирле советлар вакыты” телевизион программасының чираттагы төшерүләрендә катнашты

2020 елның 25 сентябре, җомга

Сентябрь чыгарылышы программасының темасы- Татарстан Республикасы территориясендә Якташлар җәмгыятьләренең эшчәнлеге. Алар киләчәкне ничек күзаллый? Кече Ватан белән элемтәләрне ныгыту буенча нинди эшчәнлек алып барыла һәм муниципаль хакимият белән хезмәттәшлектә якташлыкларның роле нидән гыйбарәт? “Россия-Татарстан” телеканалының телестудиясендә программаның алып баручылары белән кунаклар бу һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты. Программада "ТР Муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе рәисе Әкъзәм Гобәйдуллин, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, Әлки якташлар җәмгыяте рәисе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева чыгыш ясады. «Россия-24» телеканалында «Җирле советлар вакыты» программасы чыгарылышын шимбә көнне 26 сентябрьдә 21:10 сәгатьтә карагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International