Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат коллективы Татарстан Республикасы һәм Актаныш районы өчен истәлекле елда патриотик тәрбия бирүгә аеруча игътибар юнәлтә. Гимназиянең барлык укучылары да Әнәк авылында ачылган “Бабайда кунакта паркында сәяхәттә булып кайттылар, Беренче Президентыбыз, якташыбыз Минтимер Шәймиевкә куелган бюст, Шәрип Шәймиевнең музей йорты белән таныштылар.
Бүген 5б сыйныфы укучылары район архивына экскурсиягә килде. Архив җитәкчесе Айгөл Галимҗанова ТАССРның 100, Актанышның 310, район төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан тарихи мәгълүматлар белән таныштырды. Райондашларыбызның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, репрессия еллары, күренекле шәхесләр турында сөйләде. Гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйлә Шакирова архив бүлегенә югары сыйныф укучыларын да экскурсиягә алып киләчәкбез, диде.