КӨН КАДАГЫНДА: Актаныш районы башлыгы урынбасары итеп Рәйхан Галимҗанова сайланды

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Бүген Актаныш муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш  беренче утырышы кысаларында  муниципаль район башлыгы урынбасары да сайланды. Район башлыгы урынбасары Актаныш муниципаль район Уставының 42-нче матдәсенең 1 нче пункты нигезендә район Башлыгы тәкъдиме белән, район советы депутатларыннан, ачык яисә яшерен тавыш бирү юлы белән район Советы вәкаләте чорына сайлана.

Район Советы депутаты аның өчен барлык депутатларның яртысыннан күбрәге тавыш биргән очракта,  сайлап куелган район Башлыгы урынбасары дип санала.

Район башлыгы Энгель Фәттахов үзенең урынбасары  вазыйфасына  Рәйхан Флүс кызы Галимҗанова кандидатурасын  тәкъдим итте.  Депутатлар район башлыгы урынбасарын ачык тавыш бирү юлы белән сайладылар. Әлеге җаваплы вазыйфа бертавыштан кабат Рәйхан Галимҗановага  йөкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International