Россия Федерациясенең генераль прокуроры Игорь Краснов боерыгы нигезендә, Актаныш районының прокуроры итеп Сергей Назаров билгеләнде.
Бүген Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков Сергей Назаровны Актаныш районы прокуратурасы коллективына тәкъдим итте.
Сергей Александрович Назаров 1980 елның 7 апрелендә Минзәлә шәһәрендә туа. Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем алган.
2006-2009 елларда – Минзәлә районында прокурор ярдәмчесе.
2009-2013 елларда – Минзәлә районында прокурорның өлкән ярдәмчесе.
2013 елдан бүгенге көнгә кадәр Минзәлә районының прокурор урынбасары вазифасын башкарды.
Актаныш районының элеккеге прокуроры Рамил Аскаров исә, Минзәлә районы прокуроры итеп билгеләнде.
Бүген хакимият бинасында район башлыгы Энгель Фаттахов рәислегендә атналык киңәшмә узды. Чарада оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
.jpg)
Авыл читендәге алачыклар юкка чыкканга да күпме гомер узды, соңрак инде тимер чүкегән тавышлар машина-техника паркында гына ишетелә иде. Ә хәзер Актанышта тимерне рәхәтләндереп бөгеп, бизәкләп-матурлап эшли торган заводка тиң оешмалар барлыкка килде. “Газстройсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең тимер эшкәртү цехын күздә тотып әйтүем. Гөрләп торган РТСның таралуы, биналарының бушап, тик торуы күпләрнең, аеруча биредә хезмәт куйган өлкәннәрнең күңелен нык әрнетте. Төзелеш һәм эшмәкәрлекне бергә бәйләп ныклы адымнар белән алга баручы Равил Ярмиевне дә борчый бу мәсьәлә. Өч ел элек РТСтагы ташландык бинаны ихатасы белән сатып алып, капиталь төзекләндерү эшен башлап җибәрә. Бинаны яхшылап тышлыйлар, тәрәзәләре алыштырыла. Эшчеләр өчен киенү, юыну, ял итү бүлмәләре, ясала, җиһазландырыла. Интернет челтәре, су, газ, электр,канализация үткәрелә. Районда яңалык буларак, бина Словениядән кайтарылган сигез инфракызыл газ казаны аша җылытыла. Бүген 2200 кв.метр мәйданны биләүче корылма тулы бер металл эшкәртү цехына әверелгән.
Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 25 октябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Томан вакытында:
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
3. Юллар аркылы чыкканда, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, район балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Ләйсән Нурлыева комиссия эшчәнлеге белән таныштырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева мәктәп директорлары белән киңәшмә уздырды. Киңәшмәнең беренче көн тәртибендә мәктәп укучыларының яңа уку елындагы өлгереш дәрәҗәсен бәяләү куелган иде. Район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гөлназа Имамразыева чыгарылыш, ягъни унберенче һәм тугызынчы сыйныфларда үткәрелгән кисем нәтиҗәләре белән таныштырды. Рус теле һәм математика фәннәреннән контроль эш билгеләре әле канәгатьләнерлек дип булмый. Районның мәгариф җитәкчелеге һәр мәктәп буенча эш нәтиҗәләрен анализлады, уку йортлары директорларына методик киңәшләр бирелде.
Ләйсән Фоат кызы “Үз-үзеңне алдау белән шөгыльләнү бүген кирәк түгел, укучыларга укытучылар тарафыннан билгеләр объектив куелсын!”- дигән таләпне җиткерде.
.png)
Казан дәүләт аграр университеты профессоры Харис Мусин үзенең студентлары белән ике көн дәвамында авыл җирлеге башлыкларын яшелләндерү буенча укытты.
Хакимият бинасында оештырылып килүче чираттагы брифинг бүген көн кадагына куелган мөһим мәсьәләләрнең берсе – Актаныш районында физик һәм юридик затлардан салым җыюның барышы, салым түләү тәртипләренә багышланды.
.jpg)