Бүген хакимият бинасында район башлыгы Энгель Фаттахов рәислегендә атналык киңәшмә узды. Чарада оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Районда оператив хәлнең торышы белән Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге штаб җитәкчесе Нурия Салахова, Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитов таныштырды.
Райондагы коронавирус белән бәйле вәзгыятькә ачыклыкны Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова, район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров кертте.
Авыл хуҗалыгы тармагында эшләрнең барышы хакында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев һәм идарә белгечләре хисап тотты.