Сергей Назаров Актаныш районы прокуроры итеп билгеләнде

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Россия Федерациясенең генераль прокуроры Игорь Краснов боерыгы нигезендә, Актаныш  районының прокуроры итеп Сергей Назаров билгеләнде.

Бүген Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков Сергей Назаровны Актаныш районы прокуратурасы коллективына тәкъдим итте.

Сергей Александрович Назаров 1980 елның 7 апрелендә Минзәлә шәһәрендә туа. Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем алган.

2006-2009 елларда – Минзәлә районында прокурор ярдәмчесе.

2009-2013 елларда – Минзәлә районында прокурорның өлкән ярдәмчесе.

2013 елдан бүгенге көнгә кадәр Минзәлә районының прокурор урынбасары вазифасын башкарды.

Актаныш районының элеккеге прокуроры Рамил Аскаров исә, Минзәлә районы прокуроры итеп билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International