Бүген Дәүләт Думасы Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләрнең логикасын дәвам итүче тугыз закон проектын карады һәм төрле укылышларда кабул итте: «хөкүмәт турында», «Конституция суды турында», Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында, куркынычсызлык турында, Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм Тышкы разведка хезмәте турында һәм башка законнарга төзәтмәләр, шулай ук РФ Конституциясе нормаларының халыкара хокук нормалары каршында өстенлеге турындагы зур пакеты.
Бүген Дәүләт Думасы «112»бердәм номеры буенча ашыгыч хезмәтләрне чакыруны тәэмин итү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина инициативаны шәрехләде: «Бердәм телефон номерын кертү барлык ашыгыч хезмәтләрнең нәтиҗәлерәк, оператив, җайга салынган эше өчен кирәк. Мондый чара аварияләрдән, янгыннардан һәм башка гадәттән тыш хәлләрдән килгән зыян күләмен киметәчәк һәм, иң мөһиме, ашыгыч хезмәтләр үз эшләрендә кешеләрне коткару өчен кыйммәтле минутларны бушатачак».
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Идарәсе һәм Баш ветеринария Идарәсе белән берлектә югары йогышлы кош гриппы таралуга юл куймау буенча республика штабы утырышын уздырды. Чарага видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды.
22 октябрьдә Татарстан Республикасының ике районында: Мөслим һәм Чүпрәле районнарында кош гриппы диагнозы расланды. Элегрәк кош гриппы чыганагы Буа районында ачыкланган иде. Барлык очраклар да республиканың башка төбәкләр белән чиктәш районнарында булды. Йогышлануның төп сәбәбе - башка төбәкләрдән фермерлар тарафыннан ветеринария документлары булмаган кош-корт кайтару, шулай ук кошларның кыргый су кошлары яши торган табигый сулыкка керүләре. Кыргый су кошларының һәм синантроп кошларның югары йогышлы кош гриппына каршы торучанлыгы чагыштырмача нык һәм алар үзләре инфекцияне төп таратучылар булып санала.
“Салымнар түлибез – киләчәкне бүгеннән формалаштырабыз!”
Иртәгә, 28 октябрьдә, 10.00-14.00 сәгатьтә Татарстан Иҗтимагый палатасы коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү эшен оештыра. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөрәҗәгатьләр ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе (https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm) аша 28 октябрьгә кадәр һәм 8 (800) 350-44-72 кайнар элемтә телефоны буенча кабул ителәчәк.
Кабул итүне ТР Иҗтимагый палатасының Җәмәгать контроле комиссиясе әгъзалары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре, Татарстан Президентының Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча идарә вәкилләре үткәрәчәк.
Сишәмбе брифингы бүген "Актанышта коронавирус эпидемиясе таралу куркынычын булдырмауда алып барылган эшчәнлек, куелган таләпләр, райондагы хәлнең торышы” темасына узды. Райондагы вәзгыять белән, иң элек, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева таныштырды.
-Россиядә инфекцияне миллион ярымнан артык кеше йоктырган, шуның 1,15 миллионга якыны сәламәтләнгән, 26 меңнән артык пациент үлгән. Узган тәүлек эчендә 17,3 меңгә якын инфекцияләү очрагы ачыкланган. Көзге сезонда Татарстан яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның иң югары ноктасы узмаган. Шуңа күрә авыру буенча вазгыять тотрыкланды һәм кимүгә бара дип әйтә алмыйбыз. Татарстанда коронавирус инфекциясенең 45 яңа очрагы ачыкланды. Актанышта узган тәүлектә пневмония 28, ОРВИ 25 очрак, - дип, брифингны ачты ул.
Актаныш районы прокуроры булып юстиция киңәшчесе Назаров Сергей Александрович билгеләнде. Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Сергей Александр улын коллективка тәкъдим итте.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчеләр белән дүшәмбе киңәшмәсен уздырды. Энгель Нәвап улы ун ел дәвамында район прокуроры булып эшләгән Рамил Әскәровка рәхмәт белдерде, яңа вазыйфасында уңышлар теләп, район башлыгының Мактау кәгазен тапшырды. Шулай ук район башлыгы яңа җитәкчеләр белән таныштырды.
Татарстан Росреестры йорт салучылар һәм кредит оешмалары вәкилләре өчен онлайн-семинарда катнашты. Чараның максаты-эскроу счетларыннан файдаланып, торак төзелешен проектлы финанслау өлкәсендә күчемсез милекнең һөнәри базарында катнашучыларның компетенцияләрен арттыру. Семинар Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге тарафыннан башкарма хакимият органнары белән берлектә оештырылды.