СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ – РАЙОНДАГЫ ВӘЗГЫЯТЬ: “Актанышта узган тәүлектә пневмониянең - 28, ОРВИның 25 очрагы теркәлде (+ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

Сишәмбе брифингы бүген "Актанышта коронавирус эпидемиясе таралу куркынычын булдырмауда алып барылган эшчәнлек, куелган таләпләр, райондагы хәлнең торышы” темасына узды. Райондагы вәзгыять белән, иң элек, район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева таныштырды.

-Россиядә инфекцияне миллион ярымнан артык кеше йоктырган, шуның 1,15 миллионга якыны сәламәтләнгән, 26 меңнән артык пациент үлгән. Узган тәүлек эчендә 17,3 меңгә якын инфекцияләү очрагы ачыкланган. Көзге сезонда Татарстан яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның иң югары ноктасы узмаган. Шуңа күрә авыру буенча вазгыять тотрыкланды һәм кимүгә бара дип әйтә алмыйбыз. Татарстанда коронавирус инфекциясенең 45 яңа очрагы ачыкланды. Актанышта узган тәүлектә пневмония 28, ОРВИ 25 очрак, - дип, брифингны ачты ул.

Үз изоляция режимы кергәннән бирле, март аеннан  1768 кеше медицина күзәтүе астына алынган. Шуның 1153 е ОРВИ диагнозы белән, 615 кешедә пневмония очрагы. Бүгенге көндә 312 кеше амбулатор дәвалану үтә, шуның 192 се – ОРВИ, 120 се – пневмония. Чаллыда 38 кеше дәвалана. Актаныш үзәк хастаханәсендә реанимация бүлегендә ике кеше дәвалану курсы ала. Соңгы ике атнада вируслы инфекция белән авыручыларның артуы күзәтелә. Аеруча дәүшәмбе, сишәмбе көннәрендә үзәк хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр арта.

Авыруның таралуына юл куймас өчен, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтене, полиция хезмәткәрләре тарафыннан даими рейдлар үткәрелә, беркетмәләр төзелә. Сәүдә үзәкләрендә сатып алучылар өчен перчатка кию таләп ителмәсә дә, хезсәт күрсәтүчеләр өчен битлек һәм перчаткадан булу мәҗбүри. Сатып алучылар өчен кулларны эшкәртү өчен антисептиклар булу шарт. Барлык саклану чаралары үтәлмәгән очракта штрафлар күләме дә зур. Эш урыннарында исә, иртәнге фильтр – температураны үлчәү ышанычлы саклану булып тора. Эш урыннарын – өстәл, компьютер, телефоннарны дезинфекцияләү хезмәткәр җавапчылыгында. Эш урынын даими җилләтү  кирәк.

Мәктәпләрдә һәм бакчаларны балаларның һәм тәрбияче-укытучыларның иминлеген кайтыртуда көндәлек эшләү тәртибе, саклану чаралары буенча мониторинг алып барыла. 27 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, вируслы инфекциядән бүгенге көндә 160 укучы, 38 укытучы, 11 техник хезмәткәр өйләрендә дәвалана.

65 яшьтән өлкәнрәк райондашларыбызга үзизоляция режимын сакларга киңәш ителә.

Сезонлы гриппка каршы прививкалар ясау дәвам итә, аның өчен үзәк хастаханәгә мөрәҗәгать итү кирәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International