Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчеләр белән дүшәмбе киңәшмәсен уздырды. Энгель Нәвап улы ун ел дәвамында район прокуроры булып эшләгән Рамил Әскәровка рәхмәт белдерде, яңа вазыйфасында уңышлар теләп, район башлыгының Мактау кәгазен тапшырды. Шулай ук район башлыгы яңа җитәкчеләр белән таныштырды.
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә эчке эшләр бүлегеннән Нурия Сәлахова мошенниклар тарафыннан районда алданучыларның шактый күбәяюен әйтте, авыл җирлеге башлыкларына халыкка бу хакта информация җиткерүне сорады.
Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре районара бүлеге инспекторы Илгиз Рәшитов янгынга каршы профилактик эшләрне көчәйтергә чакырды. Энгель Нәвап улы авыл җирлеге башлыкларына, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗановага социаль яктан имин булмаган гаиләләргә аеруча игътибарлы булырга кирәклеген искәртте.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы техникаларын саклауга кую барышына анализ ясады. Бүген техникаларны уңган хуҗалар каплаулы ангарларга кертүне оештыра- бу башкаларга да үрнәк.
Район үзәк хастаханәсе баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров, “Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге”федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров һәм башка җитәкчеләр дә үз тармак эшчәнлекләренә тулы күзәтү ясады.