Татарстан Росреестры эксперты өлешле катнашу шартнамәләрен дәүләт теркәве үзенчәлекләре турында

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Татарстан Росреестры йорт салучылар һәм кредит оешмалары вәкилләре өчен онлайн-семинарда катнашты. Чараның максаты-эскроу счетларыннан файдаланып, торак төзелешен проектлы финанслау өлкәсендә күчемсез милекнең һөнәри базарында катнашучыларның компетенцияләрен арттыру. Семинар Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге тарафыннан башкарма хакимият органнары белән берлектә оештырылды.

Татарстан Росреестрыннан эксперт булып юридик затларның күчемсез милеген һәм өлешләп катнашу килешүләрен дәүләт теркәве бүлеге башлыгы урынбасары Альбина Мәгъсүмова чыгыш ясады.

Ведомство вәкиле аңлатып узганча, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан, эскроу-счетлар кулланып төзелә торган 74 күпфатирлы торак йортка карата өлешләп төзүдә катнашу шартнамәләрен дәүләт теркәве үткәрелгән.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International