ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Казанда Татарстан Республикасыннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзалары, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында ТР Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә онлайн-киңәшмә узды.

Киңәшмәдә катнашучылар федераль бюджеттан финанслана торган дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм 2020 елның 9 аенда республика икътисадына һәм социаль өлкәгә федераль акчалар җәлеп итү, шулай ук Татарстан Республикасы тарафыннан тәкъдим ителгән закон чыгару инициативалары өстендә эшләүнең барышы турында фикер алыштылар.

Балаларның көзге каникулларын файдалы үткәрү һәр мәгариф оешмасына бурыч итеп куелды.
Балалар иҗат үзәгендә бүген шахмат ярышы узды. «Ак ладья» клубы призына үтә торган шахмат турнирының I этабы тәмам. Җиңүчеләрне баш хөкемдар Фәһим Галимов билгеләде. Укучы малайлар арасында: I урын- Данияр Латыйпов(Актанышның икенче санлы мәктәбе); II урын-Ленар Газыев; III урын-Илзир Саматов(Актанышның икенче санлы мәктәбе). Кызлар арасында: I урын- Фируза Нәбиева(Актанышның икенче санлы мәктәбе), II урын-Рәзилә Нәбиева(Актанышның икенче санлы мәктәбе); III урын-Зәйнәп Рахманова(Актаныш гимназиясе).

Мактаулы урын яулаган шахматчыларны балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Әнвәр Гафуров тәбрикләде.

Бүген  район Советының киңәшмәләр залында гамәлләштерелгән брифинг   башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габдулхаев рәислегендә үтте.

Актаныш технология техникумының   проект эшчәнлеге нәкъ менә мәктәп укучыларының   көзге каникулларын максатчан һәм файдалу үткәрүгә йөз тота. Әлеге проектның нигезендә  районыбыз мәктәпләрендә укучы егет hәм кызларыбызны техникум тәкъдим иткән  hөнәрләр белән таныштыру, аларга дөрес hөнәр сайларга булышу ята. 

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:

Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

10 сәгатьтән. 00 мин. 18 сәгатькә кадәр. 00 сәгатькә кадәр. 2020 елның 3 ноябрендә.

2020 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр  тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Актаныш районында 2020 елның 9 аенда бюджет үтәлеше: Финанс-бюджет палатасы рәисе Кадрия Каюмова.


2
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Советы даими комиссияләре һәм составы белән таныштырды.

Актаныш муниципаль район Советының  дүртенче чакырылыш 2 нче утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе булып бертавыштан Габделхәев Илшат Илфат улы сайланды. Әлеге вазыйфага ике кандидатура куелган иде: моңарчы башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгән Илшат Габделхәев һәм башкарма комитетның социаль агарту бүлеге башлыгы Альберт Мансуров кандидатураларының тәрҗемәи хәле турында район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова таныштырды.  Кандидатлар үзләре дә чыгыш ясап, сайланган очракта планнары белән уртаклашты, Альберт Мирхәт улы үз кандидатурасын алуын белдерде. 

Бүген, 2 ноябрь көнне, Район Советының утырышлар залында Актаныш муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш икенче утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International