ТӘКЪДИМ ИТЕЛГӘН ИКЕ КАНДИДАТУРА АРАСЫННАН ИЛШАТ ГАБДЕЛХӘЕВ САЙЛАНДЫ (ВИДЕО)

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Актаныш муниципаль район Советының  дүртенче чакырылыш 2 нче утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе булып бертавыштан Габделхәев Илшат Илфат улы сайланды. Әлеге вазыйфага ике кандидатура куелган иде: моңарчы башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгән Илшат Габделхәев һәм башкарма комитетның социаль агарту бүлеге башлыгы Альберт Мансуров кандидатураларының тәрҗемәи хәле турында район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова таныштырды.  Кандидатлар үзләре дә чыгыш ясап, сайланган очракта планнары белән уртаклашты, Альберт Мирхәт улы үз кандидатурасын алуын белдерде.

Түке авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуретдинов Илшат Илфат улы турында "Коллективта тыныч эшчәнлек алып бара торган җитәкче",- дип билгеләп үтте.

Депутатлар бертавыштан Илшат Габделхәев кандидатурасын яклап тавыш бирде.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов һәр ике кандидат турында да уңай фикерен белдерде. Илшат Илфат улына алдагы вазыйфасында уңышлар теләп, чәчәк гөлләмәләре тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International