Бүген, 2 ноябрь көнне, Район Советының утырышлар залында Актаныш муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш икенче утырышы узды.
Район Советы рәисе Энгель Фәттахов җитәкчелегендә гамәлләштерелгән чарада алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, район прокуроры, көч структуралары җитәкчеләре, оешма, предприятие җитәкчеләре катнашты.
Актаныш район Советының дүртенче чакырылыш 2 нче утырышы көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды.