БУ МӨҺИМ: Актаныш муниципаль район Советы утырышында Башкарма комитет җитәкчесе билгеләнде

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Әлеге вазыйфаны  Габдулхаев Илшат Илфат улы башкарачак.

Актаныш муниципаль район Уставы нигезендә,  муниципаль район Башкарма комитеты житәкчесе район Советы карары белән, конкурс комиссиясе тарафыннан расланган һәм тәкъдим ителгән кандидатлар арасыннан билгеләнә.

Конкурс комиссиясе тарафыннан район Советы утырышы каравына  Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына ике кандидатура чыгарылды: Габдулхаев Илшат Илфат улы һәм Мансуров Альберт Мирхәт   улы. Утырышта кандидатлар сүз алды.

Башкарма комитеты житәкчесе вазыйфасына кандидат  Мансуров Альберт Мирхәт улы үз чыгышында, Илшат Габдулхаев файдасына әлеге вазыйфага билгеләнүдән баш тартты.

Район Советы рәисе Энгель Фәттахов Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Илшат Габдулхаевны тәкъдим итте.  Әлеге кандидатурага  район Советы депутаты Рамил Нуртдинов  та үз чыгышында уңай бәя бирде.

    Муниципаль район Башкарма комитеты житәкчесе вазыйфасына Габдулхаев Илшат Илфат  улы кандидатурасы депутатлар тарафыннан бертавыштан сайланды.

Район Башкарма комитеты житәкчесен район Советы рәисе Энгель Фәттахов тәбрик итеп, аңа әлеге вазыйфада уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International