Беренче җиңүчеләр дә билгеле! Актаныш шахматчылары – Россия призерлары! Данияр Латыйпов, Зәйнәп Рахманова, Илзир Саматов, Мансур Закирҗанов составындагы Актаныш командасы мәртәбәле өченче урын яулады.
2007-2008 елгы кызлар арасында беренче урынны – Фирүзә Нәбиева, икенче урынны – Зәйнәп Рахманова, өченче урынны Рәзилә Нәбиева алды.
2007-2008 елгы малайлар арасында беренче урында Данияр Латыйпов.
2009-2010 елгы малайлар арасында өченче урында Тимур Шәязданов.
Бүген “Яшь осталар” проекты кысаларында Актаныш технология техникумында тәүге технология дәресе оештырылды. Беренче дәрескә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның җиденче сыйныф укучылары чакырулы иде.
.jpg)
2020-2021 уку елында Актаныш технология техникумы проект эшчәнлеген үстерү юнәлешендә яңарыш кичерә. Һөнәри уку йорты булдырган дистәләгән проектның күбесе бүген уңышлы тормышка ашырылып килә. Аларның берничәсе турыдан-туры мәктәпләр белән элемтә булдыруга, киләчәктә үзара хезмәттәшлек итүгә юнәлдерелгән.
“Һөнәри дебют”, “Һөнәри ориентлашу”, “Файдалы каникуллар” – әлеге проектлар шушы сафта. Гыйнвар аеннан исә исемлеккә “Яшь осталар” (“Юные мастера”) дип аталган өр-яңа проект кушылды. Аның нигезендә Актаныш техникумы мәктәп укучыларын аш-су серләренә өйрәтәчәк, ягъни технология дәресләренең бер өлешен укучылар техникум базасында үзләштерә башлый.
.jpg)
2021 нче елның август аенда Актаныш районы республиканың барлык мәгариф хезмәткәрләрен кабул итәчәк. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсенең пленар утырышын Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның яңа бинасында уздыру күздә тотыла. Бүген гимназиянең яңа бинасын төзү буенча эшчәнлек башланды, гомуми төзелеш эшләре 500 млн. сумга якын.
.png)
Казанда Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка багышланган күргәзмә ачылды. «Республика затлары» дип исемләнгән күргәзмәләр циклын «Россия — минем тарих» мультимедиа паркы башлап җибәрде.
Минтимер Шәймиевкә багышланган күргәзмәдән фоторепортаж.
Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта Россия Президенты тарафыннан кертелгән Конституциянең яңа нормаларын үтәү йөзеннән закон проектлары кабул ителде. Алар дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, хәрби хезмәткәрләр һәм башка вазыйфалар категорияләре өчен чит ил гражданлыгы булуны тыя.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина: «Бу инициативаларда сүз дәүләт мөһим вазыйфалары турында бара, һәм аларны биләүче кешеләр, әлбәттә, үз иленең гражданнары булырга, яхшы эшләргә һәм киләчәкләрен аның белән бәйләргә тиеш», - дип шәрехләде.
"РОССИЯ-ТАТАРСТАН" КАНАЛЫНДА АКТАНЫШ ЯҢАЛЫКЛАРЫ: Актанышта «Көнчыгыш Чулман аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм хәзерге заманы» төбәкара конференция узды(+ВИДЕО)
Ике көн дәвамында Актаныш технология техникумы үзендә мәктәп укучыларын кабул итте. Үзәктәге беренче һәм икенче санлы мәктәпләрнең тугызынчы сыйныф укучылары бирегә техникум уңышлы тормышка ашырып килгән “Файдалы каникуллар” проекты кысаларында чакырылды. Проектның төп максаты: районыбыз мәктәпләрендә укучы егет hәм кызларыбызны техникум тәкъдим иткән hөнәрләр белән таныштыру, аларга дөрес hөнәр сайларга булышу.
.jpg)
Кичә, 19 гыйнвар көнне, битлек режимын бозу факты буенча теркәлгән ике укучы һәм аларның әниләре КДН комиссиясе алдына басты.
.jpg)
Бүгенге брифингта иң әһәмиятле темага "Кышкы сәламәтлек декадасы нәтиҗәләре. Балаларны кечкенәдән сәламәт яшәргә өйрәтүдә бердәм эшчәнлек" турында сөйләшү узды.
Брифингны район Советының Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Тимерова алып барды. “Актаныш районында Яңа ел каникулларында булып узган “Спорт һәм сәламәтлек декадасы” нәтиҗәләре турында Актаныш район башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Әнәс улы Вәлиев сөйләде. Актаныш районы педиатры Светлана Геннадиевна Ендальцева районда яшәүче балаларның сәламәтлеге хакында чыгыш ясады.