2021НЧЕ ЕЛ- АКТАНЫШТА ЗУР ТӨЗЕЛЕШЛӘР ЕЛЫ

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

         2021 нче елның август аенда Актаныш районы республиканың барлык мәгариф хезмәткәрләрен кабул итәчәк. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсенең пленар утырышын Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның яңа бинасында уздыру күздә тотыла. Бүген гимназиянең яңа бинасын төзү буенча эшчәнлек башланды, гомуми төзелеш эшләре 500 млн. сумга якын.

         “Мәгариф” дәүләт программасы ярдәме белән Актанышның икенче санлы мәктәбендә “Кванториум” балалар технопаркы төзеләчәк. Яңа Әлем һәм Киров мәктәбендә аерым фән кабинетларын төзекләндерү дә планга кертелгән.

          2021 елда Уръяды авылында фельдшер-акушерлык пунктын сафка бастыру «Сәламәтлек» илкүләм программасы кысаларында тормышка ашырылачак.

          Иске Җияштә яшәүчеләр өчен яңа ФАП төзеләчәк.

          Түбән Гәрәй авылында “Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге” авчылачак. Мондый үзәкләр 2020 елда Чишмә авылында, алдагы елларда Теләкәй авылында эшли башлады.

           Махсус программа буенча Пучы авыл җирлеге советы бинасы төзеләчәк.

           Яңа Әлем авылында яңа спорт мәйданчыгы төзеп куллануга тапшырылачак.

           Татарстан Республикасында Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү проекты кысаларында Иске Идел буенда Актаныш пляжын төзү 17 миллион сумга төшәчәк.

          Илкүләм “Мәдәният” программасы буенча 2020 елда Иске Богады мәдәният йорты капиталь төзекләндерелсә, 2021 нче елда Кәзкәй клубы яңартылачак.

           Торак йортларны төзекләндерү программасы кысаларында Юбилей урамындагы (Актаныш авылы)107, 108 нче йортларда ремонт эшләре башланды инде.  

           Федераль һәм республика программалары ярдәмендә, башка проектлардан да файдаланып юлларны төзү, төзекләндерүгә 500 млн.сум акча сарыф ителәчәк. 2020 нче елда да юллар төзелеше барлык төзелеш эшләренең иң зур өлешен алып торган, дәүләт программалары ярдәме белән райондагы юлларны төзүнең гомуми суммасы 716 млн. сумны тәшкил итә.

  

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International