Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта Россия Президенты тарафыннан кертелгән Конституциянең яңа нормаларын үтәү йөзеннән закон проектлары кабул ителде. Алар дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, хәрби хезмәткәрләр һәм башка вазыйфалар категорияләре өчен чит ил гражданлыгы булуны тыя.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина: «Бу инициативаларда сүз дәүләт мөһим вазыйфалары турында бара, һәм аларны биләүче кешеләр, әлбәттә, үз иленең гражданнары булырга, яхшы эшләргә һәм киләчәкләрен аның белән бәйләргә тиеш», - дип шәрехләде.