Бүген “Яшь осталар” проекты кысаларында Актаныш технология техникумында тәүге технология дәресе оештырылды. Беренче дәрескә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның җиденче сыйныф укучылары чакырулы иде.
11 укучы икенче катта урнашкан кулинар-кондитер эшләренә өйрәнү цехында аш-су әзерләү буенча тәүге күнекмәләрен алды. Гимназиялеләр үзлектән сыек торт – трайфл әзерләде. Әлеге десерт укучыларның фантазиясен дә күрсәтте, үзләренә тәмле күчтәнәч тә булды.
.jpg)
Трайфллар әзерләгәннән соң, остаз Лилия Вәлиева җитәкчелегендәге студентлар командасы җиденче сыйныфларга берничә мастер-класс тәкъдим итте. Тәме буенча кибетнекеннән ким булмаган туңдырма, шоколадтан ясалган татлы казылык, кырмыска торты – боларның барысын да студентлар үз куллары белән ясады. Укучылар аларның осталыгын сокланып та, кызыгып та күзәтте.
Татлы ризыкларны әзерләүнең бөтен технологиясен яшь технологлар адымлап аңлатып та барды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын юллады.
Кулинар-кондитер эшләренә өйрәнү цехында тәүге күнекмә алган укучылар мондый төр технология дәресләренең аеруча кызыклы, файдалы булуын билгеләп үтте. “Тәмле” дәресләрне көтеп алачакбыз дип белдерде алар дәрес ахырында.