ЯҢАЛЫКЛАР



1
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

       Терлекчелек мәсьәләләренә багышланган 24 форма-киңәшмәләрдә иң күп тәнкыйтькә дучар була торган Татар Ямалысы җирлегендә узды бүген халык җыены. Авыл башлыгы Дамир Вәлиевнең хисап чыгышында,  җирлеккә караган Татар Ямалысы, Бүләк, Буазкүл авылларында терлек үстерү һәм аннан табыш алуга анализ мөһим урынны алып торды. Узган ел белән чагыштырганда хәйран арттырган халык малны. Бүләктә мөгезле эре терлекне 52дән 66га, Буазкүлдә 103тән 114кә җиткергәннәр. Ә Ямалыда унга кимеп, 136га калган. Аерым караганда, сыер малы  13кә арткан. Сарык белән атлар да күбәйгән, кәҗәләр исә азайган. Терлек тотучылар 101 гә калган, 2019 елда 145 булганнар. Аерым хуҗалыкта берәр сыерлы хуҗалыкка караганда,  ишле мал тотуга өстенлек бирүчеләр арта, шуларның берсе дәүләт программасыннан файдаланган, сыер санын икедән бишкә әйләндергән.

25 нче форма-киңәшмә: 2020 нче елга һәм 202нче елның декабрь аена йомгак(+ВИДЕО)

 Энгель Фәттахов укытучы һөнәрен сайлап, югары уку йортларында белем алучы һәм район мәктәпләренә укытырга кайтачак студентлар белән очрашты.

Актанышта мәктәп директорлары, балалар бакча мөдирләре белән атналык киңәшмә.

          Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Актаныш районы электр элемтәсе үзәгенең клиент сервис группасы әйдәп баручы инженеры Фәндәлия Мөбарәк кызы Вакиловага «Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре»дигән мактаулы исем бирелде.
           Әлеге мактаулы исемне Фәндәлия Мөбарәк кызына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсе цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында тапшырды.
            Хөрмәтле Фәндәлия Мөбарәк кызы!
Бетмәс-төкәнмәс энергиягез, зирәклек белән каравыгыз башкарган эшләрегездә җитди уңышларга ирешергә этәргеч бирә.
            Сезне ихлас күңелдән хезмәт уңышларыгыз белән котлыйбыз! Ныклы саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, яңадан-яңа үрләр яулавыгызны телибез!

         Үзара салым акчасы Такталачык җирлегендә каршылыкларсыз җыела. Хәтта авылдан читтә яшәүчеләр дә, минем бит авылда атам-анам җирләнгән, минем туган нигезем шушында дип, 500 сум акча күчергәннәр- барысы 12 мең сум акча читтә яшәүчеләр ярдәме. Шулай ук авылдагы фермерлар, эшмәкәрләр дә төрле яклап, бәйрәмнәр, чаралар уздырганда ярдәм итеп тора.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе вазифаларын полиция подполковнигы  Марат Азат улы Хуҗиев башкарачак. Марат Азат улы моңа кадәр Россия Федерациясе Эчке Эшләр министрлыгының Чүпрәле  районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары, полиция башлыгы булып хезмәт куйган.

           2020 елда Түке җирлегендә дүрт бала туган. Аларның әти-әниләрен бүген үк сөендерде Рамил Мирхаҗиян улы. Район хакимияте белән ике арадагы килешүне үтәгән өчен авыл башлыгы 100 мең сум акча белән бүләкләнгән иде. Шушы суммадан бишәр меңне демографик күрсәткечне яхшырткан гаиләләргә тапшырды. Авыл җирлегендә ике чакырылыш депутат булып торган Хисмәтуллин Ришат һәм авыл почтальоны Сәләхова Рәмзиягә авыл тормышында актив катнашканнары һәм риясыз хезмәтләре өчен рәхмәт белдерелде.

Подполковник Марат  Хуҗиев РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде(+ВИДЕО)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International