Терлекчелек мәсьәләләренә багышланган 24 форма-киңәшмәләрдә иң күп тәнкыйтькә дучар була торган Татар Ямалысы җирлегендә узды бүген халык җыены. Авыл башлыгы Дамир Вәлиевнең хисап чыгышында, җирлеккә караган Татар Ямалысы, Бүләк, Буазкүл авылларында терлек үстерү һәм аннан табыш алуга анализ мөһим урынны алып торды. Узган ел белән чагыштырганда хәйран арттырган халык малны. Бүләктә мөгезле эре терлекне 52дән 66га, Буазкүлдә 103тән 114кә җиткергәннәр. Ә Ямалыда унга кимеп, 136га калган. Аерым караганда, сыер малы 13кә арткан. Сарык белән атлар да күбәйгән, кәҗәләр исә азайган. Терлек тотучылар 101 гә калган, 2019 елда 145 булганнар. Аерым хуҗалыкта берәр сыерлы хуҗалыкка караганда, ишле мал тотуга өстенлек бирүчеләр арта, шуларның берсе дәүләт программасыннан файдаланган, сыер санын икедән бишкә әйләндергән.
ЯМАЛЫДА РАЙОН ЯРДӘМЕН КИРӘКСЕНМӘГӘННӘР
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәметдинов җыенга килгән Ямалы халкына терлек санын арттыра алган райондашларга күрсәтелә торган ярдәм турында аңлатты. Республикадан бирелә торган акчалар янына, район башлыгы Энгель Фәттахов тәкъдиме белән, 15 әр мең сум да өстәлә, 27 райондашыбыз бу ярдәмнән файдаланган, шулай ук күпләп сыер тотучы гаиләләргә районнан 28 савым аппараты тапшырылган. Кызганыч, Ямалыда терлек арттырып, бу төр ярдәмгә дәгъва кылучы булмаган.
ХАЛЫК ӨЧЕН ҮЗАРА САЛЫМНЫ ФЛИКС ӘХМӘТОВ ТҮЛИ
Дамир Вәлиев җирлектә кеше яшәми торган йортларның 2020 елда 110га җитүен дә борчылып сөйләде, демография кискен артка тәгәри, ел дәвамында нибары 4 сабый туган, 13 үлем очрагы теркәлгән.
Үзара салым акчасын бар халык түләмәсә дә, җыелганын дәүләт арттырып кайтаргач, хәйран гына эшләрне ерып чыкканнар. Фермер Әхмәтов Фликс Буазкүл һәм Бүләк авылларында үзара салым акчасын түләмәгән авылдашлар өчен 500әр сумны үзе биргән. Менә шундый авылдашлар булу “Бер кеше бөтен кеше өчен, бөтен кеше бер кеше өчен!” дигән мәкальне искә төшерә- афәрин сезгә, Ямалының патриоты Фликс абый! (Әле ул башка төр булышулары белән дә халык рәхмәтенә ирешкән)
Урам юлларын карауга 179 732 сум, урам утларын куюга 127846, зират йортын төзү- 143403 сум, Хәтер паркына яңа һәйкәл ясату- 360086 (2021 нче елда урнаштырып, ачу тантанасы оештырылачак), су белән тәэмин ителеш- 369455 сум акча тотылган. 15 мартка кадәр 500 сум акчаны җыеп банкка тапшыру бурычы куела хәзер. Быелгы үзара салым акчасына җәен һәм кышын юлларны яхшылап карау, Буазкүлнең аскы урамын төзекләндерү, җирлекне карау, тәртипләү, авыл капкасын матурлау, су чыганакларын карау һәм рәсмиләштерү, Бүләктә һәм Ямалыда Сабантуй урынын бәйрәмчә матурлау, төзекләндерү- менә шушы бурычларны тормышка ашырырга исәплиләр.
НЕФТЬЧЕЛӘР АКЧАСЫ КАЯ КИТӘ?
Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева районның 2020елдагы социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, җирлекнең бүгенге торышына бәяләмә бирде, халык сорауларына җавап бирде.
-Мин бу сорауларны ел саен күтәрәм, районнан килгән иптәшләр кайтып китәләр, сорау турында оныталар. Бүләк- Карт авыллары арасына кайчан асфальт салыныр икән?
- 2021 нче елның төзелеше планына әлеге авылара юлга асфальт салу кертелде.
- Актаныш районы нефть чыга торган районнар исемлегендә. Нефтьчеләрдән керә торган салым акчасы районда ничек тотыла?
Ләйсән Фоат кызы, әлеге сорауга райондагы компетентлы җитәкче- белгечләр тарафыннан җентекләп әзерләп җавап бирелер, диде.
Җирлек башлыгы Дамир Вәлиев Буазкүлдәге дүрт чатлы юл киселешенә ясалма тигезсезлек куйдыруда районнан ярдәм сорады, моның өчен юл яктыртылырга, баганалар утыртып лампочкалар куелырга тиеш икән. Татар Ямалысы авылы клубын төзекләндерүгә дә быел әле өмет итә алмый халык.Төзекләндерү районда чират буенча: быел Кәзкәйдә, аннан соң Ямалыга планлаштырыла.
“ЧИЯЛЕК”ТӘ ӘЛЛӘ ЧИЯ ГЕНӘ ҮСТЕРЕРГӘМЕ?
Ямалыга иң күп ярдәм күрсәтүче-“Чиялек” хуҗалыгы. Районда алдынгылар рәтендә бармаса да, хуҗалыкның булуы, эшләп торуы мөһим. Җитәкче Хәмзә Гыйльфанов әйтүенә караганда, ел дәвамында үзидарәгә 628 мең сум салым акчасы түләнгән, “Чиялек”тә 7 кешенең генә хезмәт куюын исәпләсәк, бер хезмәтчәнгә 100 мең сум туры килә. “Чиялек”хуҗалыгында иеглгән икмәкнең уңышы уртача 16 центнерны гына тәшкил итә, районның уртача күрсәткеченнән өч тапкыр ким бу сан. Аның сәбәбен җитәкче җирнең туфрак катламы ярлы булуда һәм техниканың заманчаларыннан бик тә калышуында диде.
ЯМАЛЫ- ТУРИЗМ ҮЗӘГЕ!
Җитәкчеләр проблеманы мыек аша уздырмый, аны үтәли күрә, инде хәзер чишү юлларын табып, алга атларга гына кирәк. Чөнки Ямалыга читтән килеп беркем дә ут сузмаячак, юлларын кардан эттермәячәк, җирен дә эшкәртмәячәк. Ә ямьле Агыйделеннән балык тотып, су буенда ял итеп, Ямалының өйләрендә кунак булып китүчеләр артачагы көн кебек ачык. Туризм хәрәкәтен легальләштерү авылның икътисадын баетуга гына кайтып калмас, ә халыкның сәламәтлеген, экологиясен саклауга да уңай этәргеч бирер иде. Бу хактагы фикерләрне киләсе ел хисабында ишетәсе килә.
ХЕЗМӘТЛӘРЕ ХӨРМӘТЛЕ
Татар Ямалысы җирлеге башлыгы Дамир Вәлиев авыл тормышы өчен фидакарь хезмәт куйган, һәртөрле ярдәм күрсәткән Фликс Әхмәтовка, Гүзәлия Миңнәхмәтовага, Марат Шәрәфетдиновка, Булат Авзаловка бүләкләр тапшырып, рәхмәт әйтте. Хәмзә Гыйльметдинов иң яхшы эшләүче механизаторны хөрмәтләде.