ТАНЫШ БУЛЫЙК: Актаныш районы полиция бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча  7 муниципалитетында  яңа бүлек җитәкчеләре билгеләнде.   Видеоэлемтә аша оештырылган чарада яңа җитәкчеләрне Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин  тәкъдим иртте. Шул рәвешле бүгенннән Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы, Менделеевск, Актаныш, Сарман, Спас, Мөслим, Чүпрәле районнары буенча бүлекләре хезмәтләрен яңа җитәкчелек белән дәвам итәчәк.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе вазифаларын полиция подполковнигы  Марат Азат улы Хуҗиев башкарачак. Марат Азат улы моңа кадәр Россия Федерациясе Эчке Эшләр министрлыгының Чүпрәле  районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары, полиция башлыгы булып хезмәт куйган.

Бүгенге рәсми чарада шулай ук район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов, муниципаль районның хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашты. Илшат Рәфит улы Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесенә хезмәт урынында уңышлар теләде.

- Районда тотрыклылыкны булдыру эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең үз вазыйфаларын тиешенчә башкаруына бәйле. Башка хокук саклау органнары белән уртак бурыч – район иминлеген саклау өчен кулга-кул тотынышып эшләү зарур,- диде ул.

Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин  да яңа җитәкчеләргә зур өметләр багланганына басым ясады. Иң мөһиме – районнарда җинаятьләр санын киметү, гомуми күрсәткечләрне яхшырту, оператив эшчәнлек буенча нәтиҗәләрне арттыру, наркотиклар әйләнешенә караган җинаятьләрне ачуны нәтиҗәлерәк оештыру.  Актаныш районы буенча 2020 ел күрсәткечләренең түбән булуын да билгеләп үтте министр. Еллык бәя – “канәгатьләнерлек түгел!”  

Димәк, Актаныш районының  полиция бүлеге яңа җитәкчелек кул астында яңача, нәтиҗәлерәк эшләүне максат итеп билгеләргә тиеш. Киләчәктә  авыр һәм аеруча авыр һәм икътисади юнәлештәге җинаятьләрне, барыннан да элек шәхескә, кешенең сәламәтлегенә һәм тормышына каршы җинаятьләрне булдырмас өчен эшне тагын да активлаштырырга туры киләчәк.  Уңышлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International