ҖИРЛЕК, АВЫЛ, ХАЛЫК ЯШӘЕШЕ- АВЫЛ БАШЛЫГЫНА БӘЯ УЛ

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

            Атна буена дәвам иткән хисап җыелышлары район җитәкчелегенә бүгенге авыл тормышына ныклап күз салырга тагын бер мөмкинлек бирде. XXI гасырда яшибез дип еш әйтәбез- кулда элек әкиятләрдә генә телгә алына торган көзге- телефоннар, әйткән сүз-фикерең мизгел эчендә урамның теге очын гына түгел, җир шарын әйләнеп чыга торган мобиль заман. Кибеткә керсәң, “Скатерть-самобранка”ң бер якта торсын- киштәләрдә ни генә юк. Гади авыл кибетендә дә күз күрмәгән ризыклар өелеп тора. Әби-баба күрмәгән муллык, бөтенлектә яшибез. Такталачык авылы халкы да мул-бөтен тормыш итә. Барысын да үз куллары белән булдырганнар. Терлек баш саннарын 2020 елда 717 гә җиткергәннәр, 2019 елда 648 булган. Җирлектә бүген өч крестьян-фермер хуҗалыгы, кече ферма программасы аша дәүләт ярдәменнән файдаланучылар үз көннәрен үзләре күреп кенә калмыйлар, башкаларга да эш бирәләр. Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров узган елгы эшчәнлегенә хисапка бер сәгатьтән дә артыграк вакыт бирде. Саннар белән беррәттән ул хис-кичерешләрен дә авылдашларына җиткерде. Анализлагач шул күренә, мал тотучылар 35 яшьтән өлкәнрәкләр икән бит. Яшьләр өй салып авылда калсалар да, авыл тормышы белән яшәмиләр- җирдә иген, яшелчә үстерү, ферма төзеп мал карауга караганда башка төр һөнәрләрне үз итәләр. Сыер сөте сатудан ел дәвамында 2 миллион сумнан артыграк керем алган авылдашларын күрсәләр дә малчылыкка тотынмыйлар.
Тагын бер хикмәт- зиратта кабер казырга кеше табуы авыр, ди җирлек башлыгы. Мәрхүмне җирләгәннән соң хәер өләшкәндә ир-атлар күбәя икән, бу акчаны тотып тамак чылатырга кибеткә йөгерүчеләрне исемләп әйтеп тормады Марс Мансуров. “Ярдәм янәшә” акциясе аша авылга кайткан азык-төлекне сатып, акчасына яшел елан алучыларга “Ул кадәр мәганәсез булмагыз!”-дип тәртипкә өндәде.
Авылда бала туса да, үлем-җитем булса да дин әһелләренә мөрәҗәгать итәләр. Ә менә дини укулар, йолалар оештырыла торган мәчеткә авыл халкыннан ярдәм әллә ни юк. Җылыту электр энергиясе аша, кышларын түләү шактый югары. Авыл башлыгы киләчәктә мәчетне финанслау мәсьәләсен хәл итү юлларын эзләргә чакырды.
          Үзара салым акчасы авылда каршылыкларсыз җыела. Хәтта авылдан читтә яшәүчеләр дә, минем бит авылда атам-анам җирләнгән, минем туган нигезем шушында дип, 500 сум акча күчергәннәр- барысы 12 мең сум акча читтә яшәүчеләр ярдәме. Шулай ук авылдагы фермерлар, эшмәкәрләр дә төрле яклап, бәйрәмнәр, чаралар уздырганда ярдәм итеп тора.
           Үзара салым акчасына башкарылган эшләрне фотолар белән күрсәтеп хисап бирде авыл башлыгы. Мөгаен, бу уңайдан беркемдә дә сораулар тумагандыр. Быел эшлисе эшләр, нигездә, һәр авылдагыча: юлларны төзекләндерү, су белән тәэмин ителеш, зиратларны чистарту, агачларын кисү, массакүләм ял итү урыннарын булдыру, авылны төзекләндерү, матурлау. Түмерҗә һәм Әҗмәт авылында мәктәпкәчә яшьтәге дүрт бала бар, алар бакчага йөрүдән мәхрүм. Ата-аналарының балаларны бакчага илтергә техникалары юк- бу сорауны авыл башлыгы район җитәкчелегенә юллады.
“Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнеханов “Авыл башлыгы бик тынгысыз кеше, шушы тынгысызлык бетмәсен”,-дип Марс Мансуров хезмәтен уңай бәяләде.
                Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева: “Сез күренеле шәхесләр- Гамил Авзал, Мохтар Мутинны биргән авыл. Быел бу шәхесләр тууның юбилейларын районда зурлап билгеләп үтәчәкбез. Аларның юлын дәвам итүче Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина белән горурланабыз. Шушы юлдан тайпылмыйча яшь буынны тәрбияләргә кирәк”,-диде җирлекнең эшчәнлегенә бәя биргәндә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International