РАЙОНДАШЫБЫЗНЫ КОТЛЫЙБЫЗ: Актаныш районы электр элемтәсе үзәгенең әйдәп баручы инженеры Фәндәлия Мөбарәк кызы Вакиловага «Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

           Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Актаныш районы электр элемтәсе үзәгенең клиент сервис группасы әйдәп баручы инженеры Фәндәлия Мөбарәк кызы Вәкиловага «Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
           Әлеге мактаулы исемне Фәндәлия Мөбарәк кызына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсе цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында тапшырды.
            Хөрмәтле Фәндәлия Мөбарәк кызы!
Бетмәс-төкәнмәс энергиягез, зирәклек белән каравыгыз башкарган эшләрегездә җитди уңышларга ирешергә этәргеч бирә.
            Сезне ихлас күңелдән хезмәт уңышларыгыз белән котлыйбыз! Ныклы саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, яңадан-яңа үрләр яулавыгызны телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International