Түке авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуретдинов еллык хисап чыгышын башлаганчы узган ел кергән халык сорауларының хәл ителешен барлап чыкты. Чәчер авылында су челтәре үзара салым акчасына төзекләндерелгән, быел да бу эш дәвам итә. Түке чишмәсен төзекләндерү авылның актив кешеләре тарафыннан башкарылган, авыл җирлеге җитәкчелеге быел үзара салымнан ярдәм итәчәкбез ди ышандырды. “Балалар өчен спорт мәйданчыгы төзелеше Түкедә инде тәмамлану алдында, ә Зөбәердә федераль программа кысаларында сафка бастырырга иде”,-ди Рамил Нуретдинов. Чәчердә мәйданчык өчен инвентарь кайткан, урыны әлегә әзер түгел. Чәчердә юл төзекләндерелгән. Зөбәернең зират коймалары быел яңартылачак. Урам утлары янып чыккан саен алыштырып торырга тырышалар. Чәчердә айга бер тапкыр гына чүп җыелган, хәзер өч атнага бер тапкыр “Гринта” җәмгыятенең чүп җыю машинасы килә, быел авылда контейнер куярга исәплиләр. Урамда халыкны, бала-чаганы куркытып йөргән хуҗасыз этләр белән көрәш дәвам итә. Чәчердә интернет челтәре начар-бу мәсьәлә 2022 нче елда гына чишеләчәк.
- Авылда демография бик түбән. Бүген Түке җирлегендә 595 кеше яши, аерым алганда: Түкедә-300, Зөбәердә 233, Чәчердә 61 кеше. 190 кеше пенсия яшендә. 90 яшьтән өлкәнрәк 18 кешебез бар. 2020 елда эш яшендәге өч кешебезне югалттык. 19 авылдаш эчкечелек белән даими шөгыльләнә, өчесе хатын-кыз, икесе әле яшь иптәш. Контрафакт аракы сату очраклары да бар.
Рамил Мирхаҗиян улы авылны яшәтүче көч- аның яшьләре, яшь гаиләләре, әлеге гаиләләрдә туган балалары дип саный. Нигездә, аның белән килешмичә булмый. Яшьләрне авылда калдыру өчен авыл җирлеге Советы депутатлары белән берлектә түбәндәге шартларны законлаштырырга ниятли башлык:
- Йорт төзү өчен буш милекләр бар, аларны рәсмиләштереп, бушлай яшь гаиләләргә бирү;
- Йортка бушлай су, газ ялгау;
- Йорт төзелеп беткәнче җирле салымнан азат итү.
Шушы уңайлыклардан Түке яшьләре файдаланырга, авылдагы төп нигезне саклап авылда калырга рухи яктан әзерме, аларга бу юнәлештә тәрбия биреләме? Авыл башлыгы китергән саннарга күз салыйк. Вакытны артка чикерсәк, 2015, 2016, 2019 нчы елларда Зөбәер мәктәбен тәмамлаган бер генә укучы да җирлектә калмаган, 2017 нче елда өч, 2018 нче елда бер яшь егет һәм кыз туган авылын ташлап китмәгән анысы... Әлегә...
Залда утырган халыкның күпчелеген өлкәннәр тәшкил итә иде. Урыннан “Яшьләр, яшьләр дисез дә, авылдагы иң яшь кеше мин бит инде хәзер, миңа 50 яшь. Зиратта кабер казырга ярый минем ишеләр бар әле, алай-болай үлеп китсәк, безне күмәргә берәрсе булыр микән, дип уйланып йөрим”- дип, үз фикерен белдереп алырга да өлгерде.
- Авылда эш булса, калырлар иде, эш юк бит, Рамил!- диючеләр балаларын, оныкларын шәһәрдән көтеп алучы әбекәйләр иде.
Җирлек башлыгы аптырап калмады, хәзер кешенең эш биргәнен көтеп ята торган заман түгел, үз эшеңне ачарга кирәк, дип киңәшләрен бирде:
- Мал тотып кына яшьләрне эш белән тәэмин итеп була димим мин. Кул эшләре белән шөгыльләнергә, сувенирлар ясарга була, хәзер модага авыл туризмы кереп бара.
Тагын бер аңлаешсызлык бар җирлектә. Эш яшендәгеләр күрше хуҗалыкка йөреп, ә читләр “Чәчер” хуҗалыгына килеп эшли. Әллә читтән килсәң, хөрмәт зуррак була микән?
Җыенда сүз алган Хәмит Заһиров җирлектә авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртә торган кече оешмалар төзергә тәкъдим итте. Бик яхшы булыр иде бу тәкъдим тормышка ашса, мәсәлән, җирлектә җиләк-җимеш консервлау заводы ачылды, ди- бар Актаныш халкы бакча тутырып үстергән җиләк-җимешләрен Түкегә генә китерер иде. Халыкка-эш, кибетләргә экологик чиста ризык!
Райондашларга яхшы таныш Бания апа, олы яшьтә булса да, һаман авылдашларын кайгыртуда. Элегрәк ветераннар советын җитәкләгән, хәзер башлангыч инвалидлар оешмасының рәисе йөген киеп алган ул. 56 яшьлек инвалид улын тәрбияләүче 97 яшьтәге Нурдидә апаны иске йортыннан арчалап, яңарак йортка күчерүне башлап йөри. “Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев акчалата зур ярдәм күрсәтә. Бания апа булышкан һәркемгә олы рәхмәт әйтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева җирлек башлыгы Рамил Нуретдиновның чыгышын уңай бәяләде. Яшьләрне авылда калдыру, пар таба алмый йөргән егет-кызларны кавыштыру буенча пандемиягә кадәр башланган димчелекне районның башка авыл җирлекләре эшчәнлегенә дә кертергә була. Авылдагы мәдәният йорты хезмәткәрләре районда узган чараларда, республика күләмендәгеләрендә дә актив катнашалар.
2020 елда Түке җирлегендә дүрт бала туган. Аларның әти-әниләрен бүген үк сөендерде Рамил Мирхаҗиян улы. Район хакимияте белән ике арадагы килешүне үтәгән өчен авыл башлыгы 100 мең сум акча белән бүләкләнгән иде. Шушы суммадан бишәр меңне демографик күрсәткечне яхшырткан гаиләләргә тапшырды. Авыл җирлегендә ике чакырылыш депутат булып торган Хисмәтуллин Ришат һәм авыл почтальоны Сәләхова Рәмзиягә авыл тормышында актив катнашканнары һәм риясыз хезмәтләре өчен рәхмәт белдерелде.