ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Росреестр әлеге мәгълүматны тест режимында күрсәтә башлады

 

Росреестр ачык кадастр картасында (ПКК) торак төзелеше өчен яраклы территорияләрне чагылдыру буенча технологияне сынауга кереште. Муниципаль һәм чикләнмәгән дәүләт милке объектлары турында мәгълүматларны Татарстан Республикасы территориясендә ПККга кертә башладылар. Шулай ук тестлауда Пермь, Самара һәм Псков өлкәләре дә катнаша.

2020 елда Татарстанның Кадастр палатасы бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан 2,4 млн нан артык өземтә биргән, бу 2019 елга караганда 36% ка күбрәк. Электрон формада бирелгән мәгълүматларның күләме 93% (2,2 млн артык) тәшкил иткән, шул ук вакытта кәгазь вариантта 180 меңнән артык өземтә бирелгән.

Товарларны ваклап сату-алу кагыйдәләре үзгәрүе турында.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе хәбәр иткәнчә, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар килеп чыгу куркынычын киметү максатларында санитар-эпидемиологик характердагы чараларны тәэмин итү аерым әһәмияткә ия. Санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү буенча мәҗбүри таләпләрне бозу очракларының берсе булып, җәмәгать туклануы оешмаларында әзер ризыкларны һәм кулинария эшләнмәләрен саклау һәм сату шартларын үтәмәү тора. Кагыйдә буларак, бу ашханәгә әзер ризыклар тарату, «швед өстәле» тибы буенча туклануны оештыруга, кейтеринг (күчмә) хезмәт күрсәтүгә карый.

Федераль салым хезмәте «Җәмәгать туклануы» тармак проектын гамәлгә ашыруга кереште. Проект контроль-касса техникасын кулланып теркәлә торган керемне арттыруга һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрен күләгә секторыннан чыгаруга юнәлдерелгән. Проект кысаларында җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә табышны яшереп калуга китерә торган сәбәпләр ачыкланачак һәм әлеге өлкәне үстерү өчен механизмнар эшләнәчәк.

РОСРЕЕСТР ХЕЗМӘТЛӘРЕ КҮРСӘТҮ ПРОЦЕССЫ МАКСИМАЛЬ ОРИЕНТЛАШАЧАК.

2021 елның 31 мартына кадәр туган балаларны ЗАГС органнарында теркәгән гаиләләр 5 мең сум күләмендә 1 тапкыр бирелә торган акча алу хокукына ия. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә

Агымдагы елда картлык буенча пенсиягә  чыгу хокукы бирүче яшьне арттыруның күчү чоры дәвам итә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә


3
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

27 гыйнвар көнне Усы җирлегендә үткән халык җыенында шәхси эшмәкәр Азамат Биктимеров шактый күңелсез теманы күтәрде. Усы авылының шәхси секторларыннан сөт җыю белән шөгыльләнгән эшмәкәрнең халыкка әйтер сүзе кыска һәм гади булды. “Антибиотиклы сөт тапшырып, безгә үч итәбез дип уйлыйсыздыр, әмма сез үз авылдашларыгызның, күршеләрегезнең хезмәтен юкка чыгарасыз”, - диде ул, залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп.

Чишмәнең ташландык хәлгә килүе соңгы елларда авыл халкын аеручы борчуга салган. Шуңа күрә дә алар үзара салым акчаларының бер өлешен Хәзрәт чишмәсен төзекләндерүгә тотарга карар кылган. Халык көче белән җыйналып, дәүләт тарафыннан дүрт тапкыр арттырылган хәләл акчалар хисабына Хәзрәт чишмәсе танымаслык дәрәҗәдә яңарыш кичерә. Чишмәгә алып төшүче тимер баскычлары гына да ни тора аның! Хәзрәт чишмәсе түбә астына кертелгән, килгән һәркемгә ял итеп, хәл җыеп алыр өчен утыру урыннары булдырылган. Әлеге мактауга лаек хезмәтне “Гидросервис” җәмгыяте башкара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International