Җәмәгать туклануы предприятиеләрендә әзер ризыкларны сату сроклары турында

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе хәбәр иткәнчә, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар килеп чыгу куркынычын киметү максатларында санитар-эпидемиологик характердагы чараларны тәэмин итү аерым әһәмияткә ия. Санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү буенча мәҗбүри таләпләрне бозу очракларының берсе булып, җәмәгать туклануы оешмаларында әзер ризыкларны һәм кулинария эшләнмәләрен саклау һәм сату шартларын үтәмәү тора. Кагыйдә буларак, бу ашханәгә әзер ризыклар тарату, «швед өстәле» тибы буенча туклануны оештыруга, кейтеринг (күчмә) хезмәт күрсәтүгә карый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International