«Челтәр компания»сенең генераль директоры Илшат Фәрдиев туган авылы Әнәктә(+ВИДЕО)
Актаныш районында Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты «Ядкәр» шәҗәрәләр порталын тәкъдим итте(+ВИДЕО)
Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты “Ядкәр” шәҗәрәләр порталын туплауны Актаныш районының Әнәк авылыннан башлаячак. Бу уңайдан ТРның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, “Челтәр компаниясе” ААҖ генраль директоры Илшат Фәрдиев, ТР Дәүләт архивы директоры Илдар Шәфыйков, Актаныш районы җитәкчелеге белән берлектә, Әнәк авылы халкы белән очрашып, аларга порталны тәкъдим итте.
.jpg)
Музей мәктәп бинасының беренче катында урнашкан. Биредә авылны өйрәнү, мәктәп тарихы, җирлекнең танылган шәхесләре, Бөек Ватан сугышы елларын чагылдырган һәм башка бүлекләрдә бай тарихи мәгълүматлар тупланган.
.jpg)
4 февраль көнне Актанышта “Ядкәр” генеалогик проекты тәкъдир ителеп, чарага чакырулы җирлек башлыкларына аның эш асылы аңлатылды. Шәҗәрәләр порталы тарихыбызны барлауда зур ярдәмлек булачак.
.jpg)
ТРның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, “Челтәр компаниясе” ААҖ генраль директоры Илшат Фәрдиев Актаныш районы архив бүлегенең тарихын чагылдырган күргәзмә белән танышты.
.jpg)
4 февраль көнне Актаныш районының шәҗәрәләре белән Казан кунаклары да танышты. ТРның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахмановага, “Челтәр компаниясе” ААҖ генраль директоры Илшат Фәрдиевка, ТР Дәүләт архивы директоры Илдар Шәфыйковка Иске Байсар, Иске Сәфәр, Иске Кормаш, Киров, Такталачык авылларының тарихи тамырлары тәкъдим ителде.
.jpg)
"Ел укытучысы-2021" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы(+ВИДЕО)
Иске Айман авыл җирлегендә узган халык җыены авыл башлыгының халыкка карата булган зарын сөйләве белән истә калды.
Җыен, гадәттәгечә, авыл башлыгының 2020 нче елга хисап чыгышын тыңлаудан башланды. Иске Айманда үзара салым акчалары вакытында җыела, аларның тотылышын халык ныклы контрольдә тота. Бер мисал: Зәет Мәҗитов урамындагы коены берничә ир-егет, авыл башлыгы белән берлектә, үзләрен казып, ясап куялар. “Үзара салым акчасына нигә кое казыйсыз?” дип чаң сугучылар да булган Айманда.
- Зинһар, ялгыш фикер тумасын, бу коега бернинди үзара салым акчасы кермәде. Шулай да авылдашлардан ярдәм өмет иткән идем, үтеп-сүтеп китүчеләр булды, әмма “Ярдәм кирәкмиме?” диюче булмады,-дип авылдашларына үпкәсен белдерде Марсель Әхмәтханов.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә контроль-касса техникасын куллану турында Россия Федерациясе законнарын үтәү белән бәйле «Җәмәгать туклануы» тармак проектын гамәлгә ашыру кысаларында, контроль-касса техникасын куллануда яңалыклар. «Җәмәгать туклануы» тармак проектын гамәлгә ашыру 4 февральдә 13: 00 сәгатьтә узачак.