Татарстанда “Ядкар” генеалогик үзәге дигән тарихи-шәҗәрә тикшеренүләре порталы барлыкка килде. Аны оештыруны Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты тәкъдим иткән. Үзәк генеалогик тикшеренүләргә ярдәм күрсәтү, Татарстан Республикасы халыкларының тарихи хәтерен торгызу максатларында тормышка ашырылачак. Социаль проект Татарстанның беренче президенты, якташыбыз Минтимер Шәймиев тарафыннан да яклау тапкан.
4 февраль көнне Актанышта “Ядкәр” генеалогик проекты тәкъдир ителеп, чарага чакырулы җирлек башлыкларына аның эш асылы аңлатылды. Шәҗәрәләр порталы тарихыбызны барлауда зур ярдәмлек булачак.
Шунысын да ассызыклау мөһим, әлеге проект үз эшчәнлеген нәкъ менә Актаныш районы шәҗәрәләрен цифрлаштыру һәм индексацияләүдән башлый. Бу уңайдан “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры, якташыбыз Илшат Фәрдиев әлеге проектның әһәмиятен билгеләп үтте. “Киләчәк буыннар өчен ата-бабаларыбызның тарихын һәм мәдәни мирасын саклау мөһим”, - диде ул үз чыгышында.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова интеллектуаль системаның мөмкинлекләрен ачты. “Социаль проект меценатлар ярдәме белән тормышка ашырылачак, ягъни гади халык өчен тупланган мәгълумат бушлай. Киләчәктә һәркем “Яркәр” порталына кереп, үз шәҗәрәсен өйрәнә, аны киләчәк буынана ирештерә алачак”, - диде.
“Ядкәр” генеалогик проектының Актаныш районыннан, төгәлрәк әйткәндә Әнәк авылыннан башлануы юкка түгел. “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры Илшат Шәех улы проектны гамәлгә ашыруга ярдәм кулын сузган беренче меценат. Проект белән башка районнар да кызыксына башлаган.
Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе сүзләренә караганда, әлегә портал ябык режимда эшли.