Адәм баласының үз шәҗәрәсен, туган авылының, төбәгенең тарихын белү таләбе борынгы әби-бабаларыбыздан ук килгән. Шәҗәрә буыннан-буынга тапшырылган, соңрак кәгазьгә төшерелеп, балаларга, оныкларга мирас итеп калдырылган.
Шунысы сөендерә: соңгы елларда милләттәшләребез үз тамырларын ныклап барлый башлады. Актаныш районы җирлекләре дә бу юнәлештә эзлекле эшчәнлек алып бара.
4 февраль көнне Актаныш районының шәҗәрәләре белән Казан кунаклары да танышты. ТРның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахмановага, “Челтәр компаниясе” ААҖ генраль директоры Илшат Фәрдиевка, ТР Дәүләт архивы директоры Илдар Шәфыйковка Иске Байсар, Иске Сәфәр, Иске Кормаш, Киров, Такталачык авылларының тарихи тамырлары тәкъдим ителде.
Еллар дәвамына сузылган эзләнү-эшчәнлек бүген матур нәтиҗәләрен бирә: Актанышның тарих елъязмасында үз эзе, үз исеме, үз йөзе бара. Шәҗәрәләрдә безнең шушы тарих чагылыш тапкан. Биредә райондашларыбызның борынгы һөнәрләрне югалтмавы, аларны буыннан-буынга тапшырып камилләштерә баруы, тырыш халык булуы бөтен тулылыгы белән күрсәтелә. Аннан килеп, шәҗәрәләр бөтен җиһанга танылган ил улларының, ил кызларының нәсел җебен барлауда зур ярдәм булып тора. Бүген тәкъдим ителгән күргәзмәдә дә һәр җирлек үзенең йөзек кашы булган шәхесен күрсәтте.