АВЫЛ БАШЛЫГЫ ХАЛЫККА НИК ҮПКӘЛЕ: Иске Айман авыл җирлегендә халык җыены(+ФОТО)

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

         Иске Айман авыл җирлегендә узган халык җыены авыл башлыгының халыкка карата булган зарын сөйләве белән истә калды.
         Җыен, гадәттәгечә, авыл башлыгының 2020 нче елга хисап чыгышын тыңлаудан башланды. Иске Айманда үзара салым акчалары вакытында җыела, аларның тотылышын халык ныклы контрольдә тота. Бер мисал: Зәет Мәҗитов урамындагы коены берничә ир-егет, авыл башлыгы белән берлектә, үзләрен казып, ясап куялар. “Үзара салым акчасына нигә кое казыйсыз?” дип чаң сугучылар да булган Айманда.
          - Зинһар, ялгыш фикер тумасын, бу коега бернинди үзара салым акчасы кермәде. Шулай да авылдашлардан ярдәм өмет иткән идем, үтеп-сүтеп китүчеләр булды, әмма “Ярдәм кирәкмиме?” диюче булмады,-дип авылдашларына үпкәсен белдерде Марсель Әхмәтханов.
               Җәен бил тиңентен үскән зират печәнен чабу да авыл башлыгына калган. 86 яшьлек авылдашы белән бергәләп Иске Айман һәм Колындагы зиратны чистартканнар. Язын гына түгел, җәен дә зиратларны чиста тоту сорала. Тагын бер гадәтне бетерергә кирәк- үзең чистарткан урыннан калган чүпләрне күрше кабергә өеп китмәскә- бусын да авыл башлыгы әйтергә мәҗбүр булды.
               Соңгы вакытта күмәк өмәләрдән Айманда читләшеп баралар. Алай гына да түгел, районкүләм чараларга, аеруча спорт ярышларына халыкны тарту авырлашкан. Чаңгы узышларына да катнашуны кирәк тапмыйлар. Күрәсең, халык белән күбрәк аралашу, сөйләшү, аңлату җитми. Спорт бәйгеләре авыл башлыгы өчен уздырылмый, аның максаты-җирлек халкын сәламәт яшәү рәвешенә, физкультурага тарту. Ә сәламәтлек нигезе-хәрәкәт. Бәлки бәйгеләрдә катнашканнан соң кешедә дәрт-дәрман ачылып, чын-чынлап даими спорт белән шөгыльләнә башлар? Актанышның үзендә кичләрен спорт заллары гөрләп тора, барысы да эш кешеләре, буш вакытларын заяга үткәрмиләр.
Спорттан гына түгел, мал асраудан да читләшеп бара айманлылар. Бу тенденция авылларга елдан-ел колачлырак үтеп керә. Сәбәбен яхшы хезмәт хакына дөньясын алып баруда күрә җитәкчелек. Җирлектә яшәүче 50 кеше “Әнәк” агрофирмасында хезмәт куя, 6 кеше яңа ачылган элеваторда эшли. Ә “Әнәк”тә хезмәт хакы районныкыннан да югары-уртача 31 мең сум. Җыенда катнашкан “Әнәк” агрофирмасы директоры Фарис Фәтхиев агрофирмага эшче көчләр җитешмәвен әйтте. Аеруча яңа гына кайткан заманча трактор-машиналарга шоферлар-механизаторлар кирәк. Терлекчелектә дә хезмәтчәннәргә кытлык бар.
              Район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева районның 2020 нче елдагы казанышлары белән таныштырганнан соң җирлектә алып барылган эшчәнлеккә бәя бирде. Мәктәпкә ярдәм итәргә әзер булган иганәчеләргә ачык булып, файдаланып, укучыларны төрле яклап үстерүгә игътибар итәргә кирәклегенә басым ясады. Балалар бакчаларының районның 40 мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениесе арасында бары 36нчы урында баруы белән дә мактана торган түгел. Ә менә Иске Айман мәдәният йорты күрсәткечләре яхшырганнан-яхшыра. Рейтингның 8нче баскычында алар. Ирешелгәннәр-чик түгел, һәр өлкәдә эшчәнлекне камилләштерергә дә камилләштерергә әле.
                Җыен ахырында пай җиренә салымнар түләү турында сорау бирелде. “Әнәк” җитәкчесе Фарис Фәтхиев җавап бирсә дә, халык аның нәрсә әйтүен аңламады: “Бернәрсә дә аңламадым, нәрсә диде соң ул?” дип бер-берсенә пышылдашудан узмадылар. Җитәкчеләр халыкка якынаймый- ә халык Совет заманыннан калган куркуын җиңә алмыйча, җитәкчелеккә үз сүзен һаман әйтә алмый. Авыл җирлеге җитәкчелеге бу сорауга кабат әйләнеп кайтып, гражданнарга аңлатма бирер дигән теләктә калам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International