Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты “Ядкәр” шәҗәрәләр порталын туплауны Актаныш районының Әнәк авылыннан башлаячак.
Бу уңайдан ТРның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, “Челтәр компаниясе” ААҖ генраль директоры Илшат Фәрдиев, ТР Дәүләт архивы директоры Илдар Шәфыйков, Актаныш районы җитәкчелеге белән берлектә, Әнәк авылы халкы белән очрашып, аларга порталны тәкъдим итте.
Актаныш районы бөек шәхесләре белән данлыклы. Проектны Актаныштан башлау очраклы түгел. Әлеге проектка беренче булып Минтимер Шәймиев фатихасын бирде. Шәҗәрә төзү Татарстанның көнчыгышы өчен аеруча актуаль. Архив документларына таянып, һәркем үзен башкортмы, татармы икәнен исбатлый алачак.
Порталны ясау шактый чыгымнар таләп итә. Бер уртача зурлыктагы авылны тулысынча тикшерү якынча 350 мең сумга төшәр дип фаразлыйбыз. Финанс ярдәме сорап, беренче чиратта, иганәчеләргә мөрәҗәгать итәбез. Һәр авыл буенча аерым сөйләшергә кирәк», — диде Гөлнара Габдрахманова.
Бүгенге көндә иң мөһим эш — авылда яшәүче һәркемнең "персональ мәгълүматны кулланырга ярый" дигән ризалыгын алу. Күп очракта авыл халкы берничә нәселгә килеп тоташа. Берсе ризалыгын биреп, икенчесе бирмәсә, эзләнү авырая.
«Авылның шәҗәрәсен бер мәртәбә тулысынча төзесәк, аннары һәркем үз шәҗәрәсен порталдан бушлай күчерә алачак», — диде дәүләт комитеты җитәкчесе.