2020 елда Татарстанның Кадастр палатасы бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан 2,4 млн нан артык өземтә биргән, бу 2019 елга караганда 36% ка күбрәк. Электрон формада бирелгән мәгълүматларның күләме 93% (2,2 млн артык) тәшкил иткән, шул ук вакытта кәгазь вариантта 180 меңнән артык өземтә бирелгән.